КФУда матур гадәт — ректор кулыннан диплом алу

Бүген Казан федераль университетында зур тантана булды. Традиция буенча үзләрен укуда, иҗтимагый тормышта, иҗатта актив катнашкан һәм университетны кызыл дипломга тәмамлаучы төрле белгечлек чыгарылыш студентларын бүләкләделәр. Шулай ук бөек рус язучысы, мәгърифәтче, Казан университеты студенты Лев Толстойның 190 еллык юбилее хөрмәтенә Татарстанда Лев Толстой елы ачылды. Тантаналы чара Казан федераль университетының Икътисад һәм финанс институтында узды. 

Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов Толстой елына багышлап университетта халыкара конференция, фәнни-гамәли конференцияләр узачагын, шулар арасында студентлар һәм мөгаллимнәр катнашында университет телеканалында “Читаем Толстого” чарасы узачагын әйтте.

Чарада катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та сәламләде һәм дипломнар тапшырды. “Лев Толстой елы уңаеннан чаралар планы буенча озак фикерләштек. Ниһаять, уртак фикергә килдек кебек”, — диде. Министр үзе дә шушы бинада укыганын, финанс-икътисад институтын 30 ел элек тәмамлаганын искәртеп, бүген дә бу бинаның һаман да Фән сарае булып калуын билгеләп узды.

“Лев Толстойның Казандагы тормышына төрлечә карарга була”, — ди Рафис Борһанов. Аның сүзләренчә, 40-50 ел яшәп тә үзеңнән соң эз калдырмаска мөмкин, берничә ел эчендә генә дә танылырга була. Залдагы “5” легә генә укыган укучыларның күп булуына куануын белдереп, ул киләчәктә отличниклар тагы да күбрәк булачагына ышанычын белдерде. “Татарстанда яхшы вузлар бар. Мин шикләнмим, без бу бурычны, һичшиксез, үтәячәкбез”, — диде.

КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов журналистларга бүген Толстойның Россия Федерациясендә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле шәхес булуын искәртте. “2015 елда университетның Гыйльми шурасы карары белән, Филология һәм мәдәни коммуникацияләр институтына Лев Толстой исеме бирү карар ителде. Толстой елы кысаларында, КФУ да, Татарстанда, Татарстаннан читтә 50 ләп чара үткәрелде. Казан федераль университеты хезмәткәрләре, делегацияләр Казахстанда, Үзбәкстанда, Кыргызстанда, берничә Европа илендә Лев Толстойның юбилеена багышланган чараларда катнашты. Бүген безнең инициативаны хуплап, Татарстан Министрлар Кабинеты фәрманы белән чаралар планы расланды. Ел азагына кадәр төрле фәнни, яшьләр чаралары үткәреләчәк”, — дип белдерде.

Толстой елы хөрмәтенә Лев Толстой исемендәге IV халыкара яшьләр фәнни-белем бирү фестивале, “Актуален ли Толстой сегодня?” исемле ток-шоу, кинолекторий, халык өчен фәнни-популяр лекцияләр, әдәби-музыкаль кичәләр оештырыла.

  • 2017 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елны рус язучысы Лев Тостой елы дип игълан итү турында Указны имзалады.