КФУда җәмгыять һәм дәүләт партнерлыгы форматлары турында фикер алыштылар

Очрашуның төп темасы — коронавирус инфекциясе белән көрәш өлкәсендәге хезмәттәшлек.

Казан федераль университетында «Пандемия чорында җәмгыять һәм дәүләт партнерлыгының яңа форматлары (Россия һәм Үзәк Азия илләре тәҗрибәсе)» дигән халыкара түгәрәк өстәл узды. Анда Россия һәм БДБ илләреннән югары уку йортлары, министрлыклар, академик институтлар вәкилләре катнашты.

Онлайн-форматта узган чараның модераторы булып «Үзәк Азияне өйрәнү институты» Автоном коммерцияле булмаган оешманың фәнни программалары директоры, Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы мөдире, сәяси фәннәр докторы, профессор Андрей Большаков чыгыш ясады.

Конференция Казан федераль университетының гомуми мәсьәләләр буенча проректоры Ришат Гузейров чыгышы белән башланып китте. Ул катнашучыларга КФУ ректоры Илшат Гафуров исеменнән сәлам сүзләрен ирештерде.

Проректор Казан федераль университетының COVID-19 китереп чыгарган яңа коронавирус инфекциясен кертүне һәм таратуны булдырмауда кисәтү чаралары уздыру буенча оператив штаб эшчәнлеге турында сөйләде.

КФУда профилактик чаралар 2020 елның февраленнән бирле оештырыла, дип билгеләп үтте Р.Гузейров. Чит илдән килгән барлык студентлар ике атналык карантин уза. Моннан тыш, коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнелүче барлык студентлар да изоляцияләнә, аларга бушлай медицина ярдәме күрсәтелә.

Ришат Арифуллович искә төшергәнчә, мартта КФУ, барлык Россия югары уку йортлары кебек үк, дистанцион уку форматына күчкән, массакүләм чаралар, чит ил командировкалары туктатылган. Шул ук вакытта Казан университетында студентларга ярдәм итү буенча берничә чара оештырылган. Аерым алганда, апрельдә һәм майда барлык чит шәһәрдән һәм чит ил студентлары бушлай азык-төлек җыелмалары белән тәэмин ителде. Моннан тыш, апрельдә тулай торак өчен түләү гамәлдән чыгарылды. Шулай ук проректор КФУда коронавирус инфекциясен кисәтү һәм профилактикалау буенча барлык кирәкле чаралар үтәлүдән һәм авырып киткән студентларны, хезмәткәрләрне исәпкә алу эшеннән тыш, Университет клиникасы каршында вакытлы ковид-госпиталь оештырылганын һәм анда студентлар, хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары дәвалануын да әйтте.

Аннары коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында җәмгыять һәм дәүләтнең үзара хезмәттәшлегенә багышланган нотыклар белән Саратов өлкәсе мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Сергей Саратовский («Коронакризис чорында агарту һәм хәйрия чаралары» (Саратов өлкәсе мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет эшчәнлеге мисалында), Ж.Баласагын исемендәге Кыргызстан милли университеты юридик факультетының эколого-хокукый тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Азамат Кадыйров («Кыргызстанда Бөтендөнья пандемиясе һәм  коронавирус эпидемиясе: аңа каршы көрәштә медиклар һәм волонтерлар роле»), «Зәкәт» хәйрия фонды генераль директоры Рифат Измайлов («2020 елгы үзизоляция чорына мохтаҗларга ярдәм итүгә «Зәкәт» хәйрия фонды проектлары»), «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев («Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының үзизоляция чорында «Тормыш юлы» акциясе нәтиҗәләре: хәйрия дәресләре») һәм башкалар чыгыш ясады.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов