КФУда «Милли хәзинә» фестивале үтәчәк

20-23 ноябрьдә Казан федераль университеты Идел буе студентларының «Милли хәзинә» халык иҗаты фестивален үткәрә. 

Фестивальнең максаты — Идел буе халыкларының телләрен, мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклау. Ул Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә.

Фестивальнең төп бурычлары булып  халык вокалын, музыкасын, хореографияне һәм эстрада әсәрләренең стилизациясен яшьләр арасында популярлаштыру һәм шулай ук борынгы һөнәрләрне яңарту, заманча эшләнмәләрдә онытылган технологияләрне һәм милли мотивларны куллану тора. 

Фестиваль турында тулырак мәгълүматны һәм җаваплы кешеләрнең контактларын https://media.kpfu.ru/news/v-kfu-proydet-privolzhskiy-studencheskiy-festival-narodnogo-tvorchestva-nacionalnoe-dostoyanie сылтамасы аша табарга мөмкин.