КФУда «Милли хәзинә» фестивале үтәчәк

2018 елның 19-22 ноябре көннәрендә Казан университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Милли хәзинә» дип исемләнгән Идел буе студентларының халык иҗаты фестивале булачак. Катнашу өчен югары уку йортларының иҗади коллективлары чакырулы. 

Фестиваль Идел буе халыкларының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау, үстерү максатыннан оештырыла. Фестивальнең төп бурычы яшьләр арасында халык вокалын, музыкасын, хореографиясен популярлаштыру һәм пропагандалау, борынгы һөнәрләрне торгызу, заманча эшләнмәләрдә онытылып барган технологияләрне һәм милли мотивларны куллануны яңарту тора.

Тулырак мәгълүматны сылтама аша үтеп табарга мөмкин.