КФУда «Милли хәзинә» фестиваленә әзерләнәләр

28 нче ноябрьдән 1 нче декабрьгә кадәр КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Национальное достояние — Милли хәзинә» дигән фестиваль үтәчәк. 

Ул яшь буында Ватанган карата мәхәббәт тәрбияләргә, Идел буеның төп халыкларының үзенчәлекле һәм кабатланмас мәдәниятенә, аларның гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә. Фестивальнең бурычы булып милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү, Идел буе территориясендә яшәүче халыкларның иҗатын популярлаштыру, аларны берләштерү һәм шулай ук толерантлы динара, этник мөнәсәбәтләрне ныгыту тора.

Конкурста вокал, бию, театр сәнгате, нәфис сүз, мода, дизайн, уен коралларында чыгыш ясау һәм башка номинацияләр бар. Фестивальдә традиция буенча 200дән артык студент һәм Идел буе федераль округының иң зур вузларыннан иҗади коллективлар җитәкчеләре катнаша.