КФУда Н.И.Лобачевский ис. премия лауреатын игълан итәчәкләр

3 нче сентябрьдә КФУда булачак матбугат очрашунда Н.И.Лобачевский исемендәге премия лауреатын игълан итәчәкләр. 

Н.И.Лобачевский исемендәге медаль һәм 75000 АКШ доллары күләмендәге премия Казан федераль университеты тарафыннан ике елга 1 тапкыр фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендәге күләмле хезмәтләр өчен бирелә. Быел конкурста Россиядән, АКШтан, Япониядән, Канададан, Казахстаннан, Чехиядән һәм Украинадан 12 математик катнаша. 3 нче сентябрьдә халыкара ң>ри җиңүчене билгелиячәк. Аның исеме 14.00 сәгатьтә Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Шоу-румында башаланачак матбугат конференциясендә игълан ителәчәк.

Н.И.Лобачевский исемендәге медальне һәм премияне тапшыру тантанасы мәшһүр математикның туган көнендә — 1 нче декабрьдә булачак. Исегезгә төшерәбез, 2017 елда премиягә АКШның Калифорния университеты профессоры Ричард Мелвин Шен лаек булган иде.

Мәгълүмат өчен. Казан университетында 1897-1937 елларда Н.И.Лобачевский исемендәге премия; 1992-2002 елларда Н.И.Лобачевский исемендәге медаль тапшырылып килә.