Бүген, 3 сентябрьдә, Казан федераль университетында Н.И.Лобачевский исемендәге премия һәм медальгә ия булучының исемен игълан иттеләр.
Нәтиҗәләр Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе шоу-румында үткән матбугат очрашуы вакытында ясалды. Анда конкурсның жюри әгъзалары да катнашты. Халыкара жюри составына Россия, АКШ, Германия, Франция, Швейцария илләреннән 17 күренекле галим керә.
«Жюри 2018 елның декабреннән бүгенгә кадәр эшләде. 20дән артык эш тәкъдим ителгән иде. Сайлауга 12 номинат кертелде. 3 конкурсантның эшенә карата Россия һәм чит ил галимнәреннән тискәре бәя алынган. Бер эш киләсе конкурска калдырылган. Барлыгы 8 номинат калды,» — диде пресс-конференция вакытында конкурсның жюри әгъзасы, КФУның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский.
Яшерен тавыш бирү юлы белән 9 жюри әгъзасы беренче турда ук җиңүче дип Даниэль Вайсны таныды. Ул канада математигы, Макгилла (Монреаль) университетының математика профессоры. 2017 елда (премия ике елга бер тапкыр бирелә) ул Н.И.Лобачевский исемендәге премиягә номинантлар арасында иде. Ул вакытта америка математигы Ричард Мелвин Шен лауреат булды.
Даниэль Вайс Н.И.Лобачевский исемендәге премиягә һәм медальгә танылган Хакен гипотезасын исбатлау өчен лаек дип табылды.
Пресс-конференция кысаларында быел премия тапшыру форматы үзгәртелгәнлеге билгеле булды. Башта оештыручылар аны геометрия өлкәсендә ирешелгән уңышлар өчен генә тапшырырга уйлыйлар. Ләкин Лобачевский геометрик кына булмый. Россия империясендә математик фтизика буенча беренче курс Лобачевский тарафыннан Казан университетында укыла. Россиядә алгебра буенча беренче дәреслек Лобачевский тарафыннан языла. Шулай итеп оештыручылар быелдан башлап премия һәм медаль фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендә ирешелгән уңышлар өчен тапшырылырга тиеш дигән карарга киләләр. Премиянең күләме — 75000 доллар.
Н.И.Лобачевский исемендәге премия һәм медаль Казан федераль университетында 2 нче декабрьдә тапшырылачак.