Бу әлеге фәнни-агарту проектының Казандагы беренче программасы.
Бүген Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе шоу-румында социология темасына «Наука PRO» россия проекты съемкалары узды. Тапшыру экспертлары буларак КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты белгечләре катнашты. Тапшыру социология фәне һәм аның аерым мәсьәләләренә багышланган иде.
«Наука PRO» Youtube-каналында теге яки бу фәнне ни өчен өйрәнергә кирәклеге турында телетапшырулар циклы бар. Әмма бүгенгә кадәр социалогиянең килеп чыгышы, әһәмияте һәм тарихына багышланган видеоролик булмаган. Без бу хәлне төзәтергә карар кылдык һәм нәкъ менә социология фәненә багышланган тапшыруны беренче тапкыр төшерәбез. «Наука PRO» – Россия проекты, без төрле шәһәрләргә булабыз. Моңа кадәр безнең командировкалар Мәскәү һәм Санкт-Петербургка гына иде. Бу юлы хаклы рәвештә Россиянең өченче башкаласы булып саналган Казанга килдек”, – диде «Наука PRO» проекты автордашы Павел Кучеренко.
Дискуссия барышында КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гомуми һәм этник социология кафедрасы ассистенты Лилия Фәхретдинова социология фәненең барлыкка килү тарихы, “социология” термины турында сөйләде. Шулай ук белгеч бу фәнгә зур өлеш керткән бөек галимнәр – Огюст Конт, Герберт Спенсер, Эмиль Дюркгейм, Макс Вебер турында да мәгълүмат җиткерде.
“Немец социологы Макс Вебер социологияне табигыять фәннәре моделе буенча төзергә ярамаганлыгын әйтә, чөнки җәмгыять индивидуаль күзаллаулар, мотивлар, кичерешләр нигезендә эш итүче кешеләр тарафыннан төзелгән. Кешеләр кыла торган гамәлләр мәгънәгә ия. Һәм Макс Вебер өчен социология – мәгънәгә ия булган гамәлләрне өйрәнүче фән “, – дип саный Лилия Фәхретдинова.
КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гомуми һәм этник социология кафедрасы өлкән укытучысы Карина Озерова “хәтер” төшенчәсенә һәм аның социаль аспектларына тукталды. Хәтер – кешеләр кичергән барлык вакыйгаларның чагылышы булса, ул уртак була аламы? Бу сорау тикшеренүчеләрне социология үсешенең иртә чорыннан бирле борчый.
“Бүген культуролог Ян Ассман тәкъдим иткән хәтернең иң универсаль классификациясе аны ике төргә бүлә – коммуникатив һәм мәдәни. Хәтернең коммуникатив дәрәҗәсе – үткәнне күзаллау турыдан-туры аралашу вакытында тапшырыла, мәсәлән, буыннан буынга тапшыру, туганнарның теге яки бу вакыйга турында сөйләве. Хәтернең мәдәни дәрәҗәсе – мәсәлән, чор, вакыйгалар образын чагылдыручы мәдәни объектлар аша институциональ рәвештә беркетелгән хәтер. Бу китаплар, фильмнар, мәкаләләр, музейлар булырга мөмкин. Мәдәни хәтер коммуникатив хәтергә караганда киңрәк һәм бераз озаграк яши. Гәрчә хәтернең ике төре бер-берсен тулыландыра “, – ди эксперт.
Ул социологиядә хәтер белән бәйле очрый торган ялгышларга да тукталды. Мәсәлән, хәтер бердәм булырга мөмкин дип уйлау ялгыш. Конкрет халык өчен ул аерылырга мөмкин. Сүз уңаеннан, Иосиф Сталин идарә иткән чорда барысы тарафыннан да төрлечә кабул ителә. Шулай ук хәтер белән үткәннәр арасында турыдан-туры бәйләнеш юк. Социаль хәтер – үткәннәрнең турыдан-туры чагылышы түгел, ә сайлап алу процессы. Хәтер шулай ук матди була алмый, бу әйбер түгел, ә процесс. Карина Озерова әйтүенчә, бүген безнең социаль хәтер – без яши торган мәдәниятнең нәтиҗәсе, чөнки без бер-беребез белән тыгыз аралашабыз. Бүген хәтерне тикшерү, бер яктан, үткәннең образларын тикшерү.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу Казан университетында «НаукаPRO» кысаларында төшерелгән беренче тапшыру. Оештыручыларның вуз белән хезмәттәшлек буенча зур планнары бар, чөнки университетның химия, физика һәм башка фәнни мәктәпләре яхшы үскән.
Автор: Алинә Миңлевәлиева, фото: Александр Кузнецов