КФУда нефть запасларының 3D-картасы төзелә

Казан федераль университеты Татарстан нефть запасларының 3D-картасын әзерли. Нефть катламнары урынында скважиналарны рациональ урнаштыруны фаразлау мөмкинлеге белән «Татнефть» һәм республиканың кече нефть компанияләре кызыксынган.

3D-карта ярдәмендә алынган мәгълүматлар буенча катлам структурасын югары дәрәҗәдәге төгәллек белән бәяләргә мөмкин. Мәгълүматларны программага күчереп, фәнни исәпләүләр башкарып булачак.