КФУда «онлайн» режимда лекцияләр, мастер-класслар, уеннар һәм концертлар уза

Интерактив чараларда 2000нән артык студент катнашкан.

Коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле рәвештә, Казан федераль университетының Яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаменты КФУ студентлар иҗтимагый берләшмәләре белән берлектә, студентлар өчен интерактив чаралар үткәрә. Узган атнада аларда 2000нән артык кеше катнашты.

Бу атнада КФУ Студентлар клубының «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә һәм «Инстаграм» битендә төрле конкурсларда һәм викториналарда катнашырга, Александр Никаньшинның онлайн-концертын, «Спорт туризмында кичүләр» лекциясен тыңларга, шулай ук студентларның хокуклары һәм бурычлары турында белергә мөмкин. Моннан тыш, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты студенты Камолиддин Бобохонов  ничек итеп Татарстан Республикасының иң яхшы студенты булырга икәнлеге турында сөйләячәк, ә Наталья Гыйззәтуллина брошкалар ясарга өйрәтәчәк. Бу атнада булачак онлайн чараларның җәдвәле белән студентлар иҗтимагый берләшмәләре төркемендә һәм сайтта танышырга мөмкин.

Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә тормышка ашырыла торган Like a Donor проекты кысаларында үткәрелә торган «Объективта яхшылык» фотоконкурсына гаризалар кабул итү 12 апрельгә кадәр озайтылды. Эшләр биш төрле номинациядә кабул ителә: «Игелекле КФУ», «Волонтерлар акциясе», «Ярдәмче портреты», «КФУ – балаларга» һәм «Игелек бүләк итәм». Үз фотоэшеңне сылтама буенча җибәрергә мөмкин.

Автор: Бердәм мәгълүмати-нәшрият үзәге