КФУда онлайн-укыту өчен махсус кабинкалар урнаштырдылар

Әлеге адым тышкы факторларга игътибар итмичә, укытуны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров инициативасы белән университетта гибрид һәм дистанцион белем алу өчен өстәмә уңайлы шартлар булдырыла. Укытучылар өчен аларны укыту процессыннан читләштермәскә махсус кабинкалар урнаштырылган.

РФ Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортларына укыту программаларын электрон һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашыруга күчәргә тәкъдим итте. КФУда соңгы карар Роспотребнадзорның территориаль идарәсе белән килештерелеп һәм мөмкин булган барлык куркынычларны исәпкә алып кабул ителәчәк.

«Казан федераль университетында укытуның катнаш форматы гамәлгә ашырыла, ул аудиториядә студентлар булуны күздә тота. Читтән торып кушылу агымдагы елның 1 сентябреннән гамәлдә, — дип сөйләде мәгариф эшчәнлеге буенча проректор Дмитрий Таюрский. — Институтларда уку процессын оештыру бер-берсеннән аерыла. Дистанцион белем бирү мөмкин булмаган кайбер әзерлек юнәлешләре бар. Бу махсус җиһазлар һәм реактивлар, лаборантлар булу таләп ителә торган лаборатория дәресләренә кагыла. Без лекцияләрне, семинарларны читтән торып укыту режимына күчерү мәсьәләсен карыйбыз, шул ук вакытта лабораторияләрдәге дәресләрне саклыйбыз».

Университетта гибрид һәм дистанцион белем бирү өчен өстәмә уңайлы шартлар булдырыла. Укытучыларга уңайлы булсын һәм аларның игътибарын укыту процессыннан  читкә юнәлтмәс  өчен махсус кабинкалар урнаштырылган, алар төрле зоналарга бүленгән. Казан университетының Медиакоммуникацияләр үзәгенә хуҗалык эшчәнлеге буенча проректор Ленар Сафиуллин хәбәр иткәнчә, Психология һәм мәгариф институты, шулай ук Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты инде кабинкалар белән җиһазландырылган. Алга таба КФУның Алабуга институтын да шундый ук кабинкалар белән җиһазлау планлаштырыла.

«Мәгълүм булганча, безнең институтта белем бирү процессы быел гибрид форматта алып барыла, һәм дистанцион технологияләр кулланып эшләү системасын камилләштерү өчен институтта берничә кабинка урнаштырылды. Укытучылар өчен бик уңайлы. Буш вакытларында биредә студентлар да бик рәхәтләнеп шөгыльләнә», — диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Мини-кабинетлар укытучыга тышкы факторларга игътибар итмичә, студентлар белән «онлайн» режимда калырга мөмкинлек бирә.

«Безнең институт укытуның төрле формаларына әзер. Бездә читтән торып укытуны күздә тоткан берничә уку аудиториясе варианты бар», — дип сөйләде КФУ Психология һәм мәгариф институтының башлангыч белем бирү кафедрасы мөдире Венера Закирова.

https://www.youtube.com/watch?v=2Q9mMjLjeU8&feature=emb_logo

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, видео: UNIVER TV