КФУда патриотик форум булачак

18-21 ноябрь көннәрендә Казан федераль университетында патриотик юнәлештә эшли торган яшьләр иҗтимагый оешмаларының һәм берләшмәләренең Бөтенроссия форумы үтәчәк. 

Форум программасына түгәрәк өстәлләр, лекцияләр үткәрү, практик шөгыльләр, мастер-класслар, презентацион һәм дискуссион мәйданчыклар үткәрү һәм башка кызыклы формалар каралган.

Тулырак мәгълүматны сылтама аша үтеп табарга мөмкин.