КФУда педагогик белем бирү буенча VI Халыкара VIFTE форумы башланды.

Форум виртуаль форматта уза.

Бөекбритания, АКШ, Германия, Ирландия, Италия, Испания, Франция, Австралиядән — 30дан артык илдән килгән педагоглар читтән торып педагогик белем буенча vIFTE-2020 VI Халыкара форумында катнашачак, ул COVID-19 пандемиясе нәтиҗәсендә виртуаль форматта уза.

«Бу безнең беренче зур тәҗрибәбез, дөньядагы күп кенә конференцияләрне күчерү яки  үткәрмәү фонында безнең өчен җитди чакыру. Сигез йөздән артык катнашучы нәтиҗәле хезмәттәшлек итә алыр һәм педагогик белем бирүгә кагылышлы актуаль темаларга, бигрәк тә аны активрак цифрлаштыру зарурлыгы контекстында реаль өлеш кертәчәк дип ышанам», — дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә Казан федераль университеты ректоры, педагогик белем буенча халыкара форум президенты Илшат Гафуров.

Педагогик белем бирү буенча vIFTE (International Forum on Teacher Education) форумы 27 майдан 9 июньгә кадәр узачак. Анда Россиядән 196  һәм  чит илдән  79 югары уку йортларыннан әйдәп баручы галимнәр онлайн катнашачак.

«Без, гадәттәгечә, безнең педагогик белем бирү буенча халыкара форумны Россия һәм чит ил тикшеренүчеләре арасында укытучылар әзерләү өлкәсендә алдынгы тәҗрибә алмашу өчен фәнни мәйданчык буларак карыйбыз, шулай ук эшчәнлегебезгә төрле яктан экспертиза ясауга өметләнәбез. Без хәзер КФУның Россия һәм чит ил экспертлары тарафыннан педагогик белем бирү өлкәсендә формалаша торган халыкара лидерларның берсе буларак бәяләнүе белән горурланабыз. Бу безнең университетның фәнни командасында эшләүче абруйлы халыкара һәм Россия тикшеренүчеләренең җитди командасы, шулай ук уртак проектлар кысаларында берләшкән башка университетларның хезмәттәшләре барлыкка килү белән бәйле», — дип ассызыклады Илшат Рәфкать улы.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда КФУ укытучыларны әзерләү өлкәсендә соңгы еллардагы  үзгәртеп коруларга югары бәя алды. Дөньяның иң яхшы университетлары халыкара рейтингы Times Higher Education КФУны «Мәгариф» фән өлкәсендә иң яхшы 100 университет исемлегенә кертте. Бүген бу Россиядә генә түгел, Көнчыгыш Европа һәм БДБ илләрендә дә иң яхшы күрсәткеч.

«Безнең виртуаль форматтагы эшебез укытучыларны әзерләүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итәр һәм бүген бергә кичергән авырлыкларга җавап булыр дип өметләнәм», — дип йомгаклады VI Халыкара педагогик белем бирү форумы башкарма директоры, халыкара эшчәнлек буенча Педагогика һәм мәгариф институты урынбасары Татьяна Баклашова.

Спикерлар һәм хөрмәтле кунаклар арасында — МПГУ ректоры Алексей Лубков, Иен Джеймс Ментер (Оксфорд университеты, Бөекбритания), Марджери Макмахон (Глазго, Бөекбритания университеты), Мария Асунсиао Флореш (Миньо университеты, Португалия), Конор Гэлвин (Дублин университеты, Ирландия), Мурат Чошанов (Эль-Пасода Техас университеты, АКШ) һәм башкалар бар.

Оксфорд университетының мактаулы профессоры, Британия педагогик тикшеренүләр ассоциациясе вице-президенты, «Review of Education» журналының баш мөхәррире Иен Джеймс Ментер форумны оештыручыларга матур теләкләр тулы хат юллаган. Галим программаның бай булуын билгеләп үтә, форумны оештыручыларны, катнашучыларны һәм тамашачыларны «чын мәгънәсендә фантастик vIFTE-2020» белән котлый.

VirtualIFTE-2020 эшенең төп юнәлешләре: заманча педагогик белем бирүне цифрлаштыру, квалификацияне күтәрү һәм «цифрлы аерма» шартларында педагогик кадрларны яңадан әзерләү, булачак укытучыны әзерләүдә цифрлы технологияләр һәм башкалар.

Төрле сәгать поясларын һәм онлайн катнашу өчен кирәкле әзерлек чараларын исәпкә алып, форумның уникаль архитектурасы эшләнде. Ул дөньяның теләсә кайсы почмагыннан IFTE эшенә ирекле кушылырга мөмкинлек бирә. Барлык Россия һәм чит ил катнашучыларының чыгышларын карау өчен форум сайтына керү рәсми сайтның төп битендә булачак.

«Трансляцияләр расписаниесе» бүлегендә кунаклар темалары яки спикерлары үзләренә кызыклы булып тоелган секцияне яки утырышны сайлый ала һәм актив сылтамага басып, шунда ук форум киңлегенә эләгергә мөмкин. Платформада төп спикерларның видеолекцияләре, синхрон виртуаль түгәрәк өстәлләр, халыкара онлайн-симпозиумнар, тикшеренү төркемнәре утырышлары, постер презентацияләр булачак.

Автор: Галина Хәсәнова