КФУда «Полиглот» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Конкурста Россия Федерациясе Югары уку йортларының төрле юнәлешләрендә белем алучы студентлар катнашты

2020 елның 11 мартында КФУда «Уникс» мәдәни-спорт комплексында Россия Федерациясе Югары уку йортларының филология юнәлешендә укымаган студентлар арасында чит телләрне белү буенча XV Бөтенроссия «Полиглот-2020» конкурсы тәмамланды.

Әлегә студентларның бер өлеше «Полиглот», «тәрҗемәче» номинацияләрендә үз көчләрен сынаган арада, икенче өлеше Индонезия, Испан, һинди, гарәп, немец һәм француз телләре буенча «60 минут эчендә тел» мастер-классларына бару мөмкинлегенә ия булган. Бик күп студентлар һәм хезмәткәрләр, яңа телләр белергә, башка илләрнең мәдәнияте белән танышырга килделәр .

Аннары Россия Федерациясе Югары уку йортларыннан килгән студентлар өчен «КФУ-квиз» интеллектуаль уены үткәрелде. Җиңүчеләр арасында КФУ студентларын да күрү бик сөенечле иде.

Ике көн дәвамында күп көч куелды, катнашучылар  телләрне белү осталыкларын, интеллектуаль күнекмәләрен һәм эрудицияләвен күрсәттеләр.

Альберт ГАТАУЛЛИН әзерләде. КФУ Журналистик һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.