КФУда ректор Иван Симоновны искә алдылар

1 июль көнне бөек галим, күренекле астроном һәм сәяхәтче, Казан Император университеты ректоры Иван Михайлович Симоновның тууына 225 ел тулды. Илшат Гафуров аның каберенә чәчәкләр салуда катнашты.

Иван Симонов бар дөньяга үз фәнни ачышлары, бигрәк тә үз куллары белән Казан обсерваториясен булдырган һәм Җирнең алтынчы материгы — Антарктида барлыгын исбатларга ярдәм иткән экспедициядә катнашкан кеше буларак билгеле.

«Казан университеты өчен Иван Михайлович Симонов шәхесе Николай Иванович Лобачевский кебек үк мөһим. Ул университетта астрономия һәм геодезиягә нигез салучы. Аны хәтерләү һәм кадерләү безнең изге бурыч», — дип сөйләде Физика институты директоры Сергей Никитин.

Яшьлегендә Иван Симонов сөйләмият фәннәре факультетына укырга керергә хыяллана. Әмма кабул итү имтиханнары вакытында математика профессоры Бартельс, аның математикага һәм физикага булган талантын күреп, тормышын физика һәм матиматиканы өйрәнергә багышларга үгетли. Ә үз әдәби талантын Симонов «Восток» һәм «Мирный» дигән кулъязмаларында тормышка ашыра. Авторның 1819-1821 еллардагы Беренче рус экспедициясе барган елларда эшләнгән күзәтүләре күренекле әдәби әсәр формасын ала. Шунысын да әйтергә кирәк, Антарктидага кыен юл турында хикәяләү Иван Симонов үзе иҗат иткән шигырьләр белән аралашып бара.

«Фаддей Фаддеевич Беллинсгаузен һәм Михаил Петрович Лазарев җитәкчелегендә үткән экспедиция Симонов тормышында, аның алдагы юлын билгели торган зур вакыйга була, — ди Казан университеты тарихы музее директоры Светлана Фролова. — Бу экспедициядән аның тарафыннан бик күп предметлар, тулы этнографик, геологик, зоологик коллекцияләр алып кайтылган. «Восток» һәм «Мирный» шлюпкалары кире Крондштадтка кайтканнан соң, шәһәрдә бу экспонатларның күргәзмәсе оештырыла. Антарктиданы ачуга 200 ел тулуга әзерләнгән көннәрдә бик күп музейлар махсус экспозицияләр төзиләр, әмма экспонатларның ни Кунсткамерада, ни Үзәк хәрби-диңгез музеенда да булмавы ачыклана. Аларның күпчелеге Казан университеты музее фондларында саклана».

Иван Михайлович Симонов университетта фән үсешенә зур өлеш кертә. Һичшиксез, бу беренче чиратта астрономик тикшеренүләр өлкәсендәге прогресс. Аның җитәкчелегендә Казан астрономик обсерваториясе төзелгән.

Симонов Казан университеты белән 9 ел җитәкчелек итә, эшкә бар булмышын биреп эшли, хәтта дөнья белән дә ул ректор кабинетында үз өстәле артында хушлаша. Иван Михайлович хәзерге Мәскәү районы территориясендә урнашкан Казич монастырь зияратында җирләнә.

Совет чорында аны җир белән тигезлиләр, каберләрдән берни дә калмый. 2010 елда Казан университеты тарихы музее инициативасы белән элеккеге монастырь территориясенә истәлек ташы урнаштырыла.

И.М.Симоновның тууына 225 ел тулуга багышланган чаралар КФУ студентлары һәм хезмәткәрләре өчен лекция белән дәвам итте.

Быел Казан федераль университетында И.М.симонов елы дип игълан ителде.