КФУда робототехника буенча балалар лагере оештырыла

Казан федераль университетының ИТИС Югары мәктәбе Robolаnd Рототехника һәм сәнәгать дизайны лабораториясе көзге каникул чорында башкалабызда робототехника буенча лагерьга балалар җыя. Смена 30 нчы октябрьдән 5 нче ноябрьгә кадәр КФУ базасында узачак. 

6 көн эчендә мәктәп укучылары «Программирование и робототехника на Python» һәм  «Технологическое предпринимательство для индустрии 4:0» дип исемләнгән укыту интенсивы үтәчәк. Ул 2 дәрәҗәдә оештырыла: башлангыч һәм билгеле бер белемнәре булганнар өчен. Проект-уйлап табу уены төркемдәге эшне күз уңында тота, һәркем үз талантын һәм күнекмәләрен күрсәтә алачак.   

Дәресләргә мәктәп укучылары үзләренең наборларын һәм конструкторларын алып килә алалар. Булмаса, аларны лагерьда алырга мөмкин. Лагерь сменасы түләүле — 10 мең сум. Бу суммага төшке аш һәм полдник кергән.

Барлык катнашучыларга КФУ сертификаты тапшырылачак. Катнашу өчен теркәлү итү мөһим. Бу турыда һәм шөгыльләр турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама аша белергә мөмкин.