КФУда «Роснефть» көннәре

Казан федераль университетының Геология һәм нефть технологияләре институтында 28-29 мартта «Роснефть көннәре» үтәчәк. Студентларны компаниянең әйдәп баручы белгечләреннән лекцияләр, мастер-класслар, бердәм мәгариф программалары анонслары көтә. Аның кысаларында КФУ студентлары бер ел дәвамында Лондонның Император көллиятендә укый алачаклар. «Вакансияләр ярминкәсендә» компания вәкилләреннән Россиянең алдынгы энергетика компаниясендә алга таба практика үтү һәм эшкә урнашу мөмкинлеге турында белә алачаклар.

Очрашуга Геология һәм нефть-газ технологияләре институты, Экология һәм табигый байлыклардан файдаланы институты, Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты, Физика институты, А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты, Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты,  Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбе, Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентлары чакырыла.