КФУда Россия дәүләтчелеген төзүдә һәм үстерүдә Татарстанның роле турында фикер алыштылар

Фәнни-гамәли конференция ТАССРның йөз еллыгын бәйрәм итү алдыннан узды.

Бүген “онлайн” режимда ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Россия дәүләтчелеген төзүдә һәм үстерүдә Татарстанның урыны һәм роле: тарих һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе булды. Аны Казан федераль университеты оештырды.

Конференция КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов катнашында узды.

Конференциянең модераторлары: Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты директоры Михаил Щелкунов, Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы профессоры Раил Фәхретдинов.

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты директоры 2020 ел күренекле вакыйга – Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуның йөзьеллыгы буларак уза диде. Иртәгә, 27 майда, ТР Дәүләт Советының тантаналы утырышы узачак. Университет бу мөһим датаны бәйрәм итүдән читтә кала алмады.

Раил Фәхретдинов ТАССРның йөз еллыгы, һичшиксез, бүгенге Татарстанны, хезмәттәшлекнең һәм толерантлыкның уникаль тәҗрибәсе булган күпмилләтле һәм күпконфессияле җәмгыятьне формалаштыруда мөһим адым булды, диде:

«Казан университеты республикабызның социаль-икътисадый һәм мәдәни потенциалын үстерүдә һәм гамәлгә ашыруда зур роль уйнады. Университет югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә үз өлешен кертте һәм кертә. Безнең галимнәрнең (сүз тарихчылар, 90 нчы елларда дәүләт төзелеше һәм  хокук өлкәсендәге юристлар турында бара) фәнни эшләнмәләре  бик күп документлар нигезенә салынды. Хәзерге Татарстанның формалашу процессында иң актив катнашучылар арасында Индус Ризак улы Таһиров та бар. Ул 1992 елда яңа Конституциянең махсус нигезләмәләрен эшләүдә катнаша, шулай ук Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турындагы килешүне әзерләү буенча Татарстан Республикасы делегациясе составына керә.”

Аннары “Тарихи ретроспективада Татарстан Республикасы оешу һәм үсеше” темасына нотык белән КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының ватан тарихы кафедрасы профессоры-консультанты Индус Таһиров чыгыш ясады.

«ТАССРның йөз еллыгы – татар халкының үз дәүләтчелеген торгызу өчен озак көрәшнең нәтиҗәсе булган күренекле вакыйга. Бу Россия һәм татар халкы кичергән авыр елларга билгеле бер нәтиҗәләрен ясау”, – дип ассызыклады ул.

Үз чыгышында И.Таһиров декретның башында торучыларны искә алды. Мәсәлән, революцион комитет рәисе итеп билгеләнгән Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Катлаулы шәхес булуына карамастан, аңа тиешле бәя бирергә кирәк, ул республика булсын өчен күп эшләде. Галим шулай ук Кашаф Мохтаровны да телгә алды (1921-1924 елларда Татарстан АССР Совнаркомы рәисе). И. Таһиров әйтүенчә, ул ТАССР территориясендә  дәүләт телләре буларак татар һәм рус телләре танылсын өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Җир мөнәсәбәтләрен яңадан урнаштыру мәсьәләсен Игенчелек буенча халык комиссариаты җитәкчесе Юныс Вәлитовка хәл итәргә туры килә.

Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының политология кафедрасы профессоры Мидхәт Фарукшин “Татарстан Республикасының федераль үзәк белән багланышлары: лояльлек һәм каршылыклар” дигән доклад белән чыгыш ясады. Ул 2000 елларда Татарстан Республикасына карата федераль хакимият сәясәтендә ике төркем проблемаларны билгеләде: барлык субъектлар өчен гомуми һәм нәкъ менә татар халкы өчен мөһим булган милли дәүләтчелек, мәгариф һәм тел проблемалары.

Идарә, икътисад һәм финанслар институты профессоры-консультанты Виталий Ивашкевич докладының темасы – “Татарстанда һәм Россиядә икътисад һәм финанслар өлкәсендә фән һәм белем бирүне оештыруда һәм үстерүдә һәм үстерүдә КФЭИ роле”. В.Ивашкевич фикерләре Казан университеты күзлегеннән тәкъдим ителде.

Юридик факультетның конституция һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов «Федератив мөнәсәбәтләр субъекты буларак Татарстан Республикасы Конституциясе статусы» докладын тәкъдим итте.

«Барлык катнашучыларны республикабызның йөз еллык юбилее белән котлыйм! Мин укытучыларыма, аерым алганда, Борис Железновка һәм Татарстан Республикасының заманча статусын торгызуда катнашкан барлык кешеләргә хөрмәт белдерәм. Минемчә, республикаларның, федерация субъектларының конституциячел статусы нигезен халыкның билгеле бер территориядәге сәяси ихтыяры гавами хакимиятне гамәлгә ашыруда мөстәкыйль рәвештә катнашу тәшкил итә. Менә бу идея, кызганыч, юристлар арасында популяр түгел. Конференциядә теләсә нинди чыгышны конституционалистлар скептик рәвештә кабул итә. Нәкъ менә сәяси ихтыяр Татарстан Республикасы статусын булдырды», – диде ул.

Үз чыгышында ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы ихтыярын килештерүнең юридик механизмы кайчан да булса булганмы дигән риторик сорау куйды.

“Җавап бер генә ­- әлегә юк. Күпчелек илләрдә халыкларның төрле мәнфәгатьләрен килештерүнең оптималь моделе эшләнмәгән. Конституция статусы күзлегеннән караганда, юридик яктан ничек итеп дөрес, сәяси тетрәнүләрдән башка, халыкларның ихтыярын ачыкларга һәм килештерергә дигән сорау бар, ләкин аның чишелеше юк. Һәм сүз дәүләт хакимияте органнарының позициясе турында бармый “, – дип аерым ассызыклады ул.

Конференция ахырында Раил Фәхретдинов ТАССР юбилее – яңа бурычлар кую өчен үзенчәлекле сәбәп диде.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов