КФУда Россиядә бердәнбер юнәлеш — «Ислам финанслары»

Дөнья икътисадының иң перспектив саналган юнәлеше буенча белегечләрне безнең илдә бары тик Татарстанда, дөресрәге, КФУда гына әзерлиләр.

Ислам банкингы һәм ислам финанслары бүген — дөньяда иң бәхәсле макроэкономик юнәлешләрнең берсе. КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты Россиядә беренчеләрдән булып бу юнәлеш буенча белгечләр әзерләүгә абитуриентлар җыю турында игълан итте. Югары икътисади белем бирү системасындагы яңалык турында КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институты директоры Наилә Баһаветдинова сөйләде.

Ислам банкингы өлкәсендә актив эшләү кирәклеге әле күптән түгел генә үткән Kazansummit 2016 кысаларында да әйтелде. Татарстан перспектив юнәлештә беренче адымнарын ясады. «Россиядә беренче тапкыр нәкъ менә КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты «Ислам финанслары» программасы буенча абитуриентлар җыя. без барлык вузлар буенча мониторинг үткәрдек. Аларның кайберсендә әзер банк белгечләре өчен ислам банкингы буенча квалификация күтәрү программасы бар иде. Без Россиядә беренче тапкыр нульдән ислам финанслары һәм банкингы буенча профильле югары икътисади белем бирүне башлап җибәрәбез,» — дип бүлеште яңалык белән Наилә Баһаветдинова.

КФУ ИИһФИда яңа магистрлык программасының җитәкчесе — профессор Айдар Әюпов. Студентларга ислам кануннары буенча банк бизнесын алып бару үзенчәлекләре белән җентекләп танышырга туры киләчәк. «Моның белән Фарсы култыгы илләре һәм дөньяның башка дәүләтләре эшли. Ислам финансларына зур кызыксынуны европа финанс җәмгыяте дә күрсәтә,» — дип билгеләп үтте институт директоры.

zadnik

«Ислам икътисады, ислам банкингы турында, чыннан да, күп сөйлиләр. Бу соңгы финанс кризисны ислам банклары тыныч үткәрү белән бәйле. Шул ук кризисны күп кенә дөньяви банклар бөлде. Бу бизнесны ислам буенча алып баруның үз методикасы булу белән аңлатыла. Эш монда кешеләрнең билгеле бер ислам кануннарын саклауда түгел. Чынлыкта бу бизнесны алып баруның бөтенләй дә башка кагыйдәләре. Ниндиме? Бу юнәлешкә керүче студентлар ислам банкингының дөнья һәм европа банкингыннан ни белән аерылуын беләчәкләр,» — дип интрига өстәде Наилә Баһаветдинова.