КФУда Россиядә беренче ИТ-конференция

Кичә, 7 нче июньдә, Росссиядә 21 гасырда төзелгән беренче шәһәр — Иннополиста «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе» (кыскача ЦИПР) конференциясе үз эшен башлады. Ә бүген, 8 июньдә 17:00 сәгатьтә, КФУ базасында конференциянең эшлекле программасы кысаларында фәнни-популяр лекция үтәчәк.

ЦИПР — сәнәгать вәкилләре, тармак профессионаллары, оборона комплексы һәм венчур инвесторлары вәкилләренең нәтиҗәле диалогы өчен Россиядә беренче ИТ-конференция. Аның максаты — Көнчыгыш Европада глобаль трендларга йогынты ясый торган иң зур махсуслашкан ИТ-конфереция булу.

Конференциянең эшлекле программасы бүгенге икътисадның йөзен билгели торган ИТ һәм сәнәгатьнең бердәм үсеш сорауларына җавап эзләү рәвешендә төзелгән.

Казанда төрле мәйданчыкларда ИТ өлкәсендә төрле фикер лидерлары һәм визионерлары катнашында чаралар үткәреләчәк.

Чараның мактаулы кунаклары — ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникация министры Николай Никифоров, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм башка шәрәфле кунаклар.