КФУда Россиянең әйдәп баручы антропологлары һәм этнологлары очрашты

2 июльдән 6 июльгә кадәр Казанда узган Россия антропологлары һәм этнологлары конгрессы, аның катнашучылары фикеренчә, иң уңышлы вакыйгаларның берсе булды.

2-6 июльдә Казанда Россия антропологларының һәм этнологларының XIII конгрессы узды. Чараны оештыручылар — Россия антропологлары һәм этнологлары ассоциациясе, Н.Н. Миклухо−Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү Министрлыгы, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды.

Форум югары дәрәҗәдәге фәнни чара булып торды һәм Россиядә этник процессларга бәйле фәнни проблемалар белән шөгыльләнүче чит ил тикшеренүчеләре арасында да зур кызыксыну уятты.

Пленар һәм секция утырышларында заманча этнология һәм антропологиянең теоретик һәм гамәли аспектлары, шул исәптән Россиядә этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм динамикасы; 2025 елга кадәрге Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру барышы; Бердәм Россия гражданины милләтенә һәм Россия Федерациясе халыкларының этномәдәни үсешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Казанда узган XIII Антропологлар һәм этнологлар конгрессы әлеге фәнни форум тарихында иң яхшысы булды. Бу хакта 5 июльдә узган йомгаклау утырышында Россия Фәннәр Академиясенең тарих-филология фәннәре бүлеге академик-секретаре, Россия Фәннәр академиясе академигы Валерий Тишков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткән:

«Гомумән, конгресс уңышлы үтте», – дип билгеләп үтә ул һәм чарада катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәтен белдерә.

Россия Дәүләт гуманитар университеты профессоры Ольга Артемова да Казаннан мондый кунакчыллыкны көтмәгәнлеген әйтә.

«Хөкүмәт, чыннан да, шәһәр һәм халыкның ничек яшәгәне өчен борчыла. Мин монда яхшы социаль сәясәт күрәм. Миңа чараның ничек оештырылуы бик ошады. Бик әйбәт, юмарт, матур. Университет уңай тәэсир итә: яхшы җиһазлар, якты, зур биналар. Казан үзенең бай тормышы белән яши торган башкала шәһәре тәэсирен дәлилли», – дип уртаклаша Ольга Артемова.

Айдар ГАЛИМОВ. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.

Фото: «Татар-информ»