КФУда рус теле буенча җәйге мәктәп эшли башлады

23 июльдән башлап Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Казан халыкара лингвистика үзәгендә рус теле буенча Халыкара җәйге мәктәп эшли башлады. 

Кытай университетының профессорлар-укытучылар аның беренче укучылары булды. Аларның күбесе рус телен өйрәнә яңа гына өйрәнә башлыйлар. Рус мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында күбрәк белү теләге аларны КФУда рус телен өйрәнүгә һәм камилләштерергә этәргеч булган.  

Дәресләрне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе мөгаллимнәре алып бара. Укыту һәм экускурсион программа укучыларда коммуникатив компетенцияләрне үстерүгә юнәлдерелгән.