КФУда Рус теле көненә багышланган ачык лекция үтәчәк

6 июньдә Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 10:10 сәгатьтә Рус теле һәм гамәли лингвистика кафедрасы профессоры Ирина Ерофееваның ачык лекциясе була. Аның темасы: «Удивительный мир русского слова в историческом освещении». 

Мәгълүм булганча, 6 июньдә Россиядә һәм дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә. Әлеге вакыйга рус әдәби теленә нигез салучыларның берсе, бөек шагыйрь Александр Пушкинның туган көне белән дә бәйле. Бу көнне Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында гадәт буенча, рус теленә багышланган ачык лекция үтә.

Ачык лекциягә студентлар, магистрантлар, аспирантлар һәм рус теленең тарихы, бүгенге торышы белән кызыксынган кешеләр чакырыла.

Шулай ук 7 июнь көнне 11 сәгать 50 минутта Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында россия язучысы, тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече Павел Басинскийның да ачык лекциясе үтәчәк. Ул КФУда Л.Толстой елы уңаеннан оештырыла. Ачык лекцияне оештыручылар булып КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм «Иске татар бистәсе» арт-резиденциясе тора.

Павел Басинский — «Антибукер», «Большая книга», әдәбият өлкәсендә РФ Дәүләт  премияләре лауреаты. А.Солженицын, Л.Н.Толстой исемендәге «Ясная поляна» премияләренең жюри әгъзасы, ә Валентин Распутин премиясенең жюри рәисе.

Павел Басинскийның «Лев Толстой. Бегство из рая» китабы инде 10 елдан артык бестселлер. Ул инглиз, итальян, алман, маҗар, польша, словения, латыш, әрмән һәм башка бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Әлеге китап дөнья күргәннән соң, тәнкыйтьчеләр аның турында «Толстойны өйрәнү фәнендә» генә түгел, ә әдәби жанр буларак «нонфикшн» өлкәсендә дә яңа сүз дип яздылар.