КФУда рус телен кемнәр күбрәк өйрәнә?

Кичә рус теле көне билгеләп үтелде.

maxresdefault1

Бу дата университетыбыз өчен дә бик мөһим. Чөнки күп кенә чит ил студентлары дөньяда илләр арасында барган киеренке халәткә, санкцияләргә, кризиска карамыйча рус телен өйрәнергә нәкъ менә КФУга килә.

«Әлбәттә, дөньядагы вәзгыять белән бәйле рәвештә хәл үзгәрде. Безгә рус телен өйрәнергә Бөек Британия, АКШ һәм башка нык үскән илләрдән студентлар азрак килә башлады. Гәрчә алар булса да. Икенче яктан, Кытай, Корея, Сүрия, Иран — Азия илләреннән күп килә башладыдар. Гомумән, Россиягә һәм рус теленә игътибар кимемәде,» — дип үз фикерләре белән бүлеште рус телен чит тел буларак  өйрәтүче кафедра доценты Алексей Бастриков.

Чыннан да, бакалавриат программасы буенча рус телен 39 (36сы — Кытайдан), ә магистратурада 57 (50се — Кытайдан) чит илдән килгән студент өйрәнә. Моннан тыш 4 чит ил вәкиле бу юнәлеш буенча кандидатлык диссертациясе яза. Әле тагын төрле махсус программалар да бар — чит илдән килүчеләрнең күбесе нәкъ менә шуларны сайлый.

Чит ил дәүләтләре вәкилләренең күбесе рус теленә зур кызыксыну белән янса да, рус грамматикасы һәм фонетикасы аларга авырлыксыз бирелә дип берсе дә әйтә алмый.

«Һичшиксез, студентлар өчен грамматика авыр бирелә. Кытайдан килгән студентлар өчен фонетика авыр. Алар [л] һәм [р] авазларын аера алмыйлар,» — диде А. Бастриков. 

Әлбәттә, чит илдән килүчеләр өчен бигрәк тә рус телен өйрәнү буенча төрле җәйге мәктәпләр һәм курслар кызык. Аларның тыңлаучылары күп очракта европеецлар.

«Быел Брно шәһәреннән килгән чех студентлары катнашында җәйге мәктәп планлаштырылган. Анда шулай ук Иран, Америкадан килгән кешеләр дә катнашачак, — диде рус телен чит тел буларак өйрәтүче кафедра доценты Ильвира Галиуллина. — Моннан тыш без Пекин халыкара мәгариф университеты белән бердәм мәгариф программасына старт бирәбез: укыганнан соң ике диплом алачак магистрлар әзерлиячәкбез. 

Гомумән, рус телен чит тел буларак өйрәтүче укытучы һөнәренә бүген ихтыяҗ зур. Хәтта чит ил аудиториядә эшли алырлык рус теле укытучыларын яңадан әзерләү курслары да оештырылган иде.