КФУда «Сәламәтлек поезды» тәмамланды

Быел акциядә 700 дән артык кеше катнашты.

Казан федераль университетында “Сәламәтлек поезды” спорт-сәламәтләндерү акциясе тәмамланды. 30 гыйнвардан 27 мартка кадәр 700 дән артык кеше —  университет студентлары һәм укытучылары катнашында 10 тапкыр табигатькә чыгылган. 

Чараның төп максаты — студентларны сәламәтләндерү, аларга сәламәт яшәү рәвеше өчен өстәмә шартлар тәкъдим итү. Проект  яшьләр сәясәте департаменты һәм «Казан Юлбарслары» студентлар спорт клубы тарафыннан оештырыла.

«Быел санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә без коронавирус йоктыру очракларын киметү һәм Роспотребнадзор таләпләрен үтәү өчен проектның форматын бераз үзгәрттек. Узган елларда «Сәламәтлек поезды» «Маяк» спорт комплексы территориясендә үткәрелде. Быел ул В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә узды. Бу урын очраклы гына сайланмаган. «Сәламәтлек поезды» кешенең космоска беренче очышының 60 еллыгына багышланган чаралар циклын ача. Бу студентларның безнең тарих белән танышуның ачык мисалы», — диде Яшьләр сәясәте департаментының физкультура-массакүләм һәм спорт эшен оештыру бүлеге башлыгы Алексей Леванов.

Табигатькә чыгу кечкенә төркемнәрдә оештырылды. Искәртеп узабыз, обсерватория территориясендә чаңгы базасы урнашкан. Обсерватория хезмәткәрләре ел саен урман массивы буенча чаңгы трассасын әзерлиләр. “Сәламәтлек поездлары”нда катнашучылар чаңгыда шудылар, обсерватория территориясе белән таныштылар.

«Сәламәтлек поезды» чит ил студентлары арасында аеруча популяр. Алар өчен бу чаңгыда шуарга өйрәнү мөмкинлеге. Быел чит ил кешеләре өчен  43 кешедән торган 6 төркемдә өч тапкыр аерым табигатькә чыгу оештырылган.

«Мин хәтта катлаулы вазгыятьтә дә әлеге проектны дәвам итә алуыбыз белән канәгать. Быел «Сәламәтлек поезды» уку вакытында, гадәттәгечә, февраль-март айларында түгел, ә гыйнварда, каникул вакытында башланды. Бу вакытта «Сәламәтлек поездында» каникул чорында тулай торакларда калган студентлар катнашты. 2010 елдан бирле оештырыла торган проект алдагы елларда да дәвам итәр дип өметләнәбез. 2022 елда күбрәк катнашучылар җәлеп итәргә телибез», — дип сөйләде А.Леванов.

А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтыннан «Сәламәтлек поездында»да 35 кеше катнашты.

«Быел без «Сәламәтлек поезды» кысаларында беренче тапкыр Астрономия обсерваториясендә булдык. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының беренчел исемлегенә кертелгән территория белән танышу кызык иде. Бу чара ярдәмендә студентларның шәһәр читенә чыгып чаңгыда йөрү мөмкинлеге бар. Моннан тыш, «Сәламәтлек поезды» студентларны берләштерергә ярдәм итә», — диде А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтында спорт чараларын оештыручы,  1 нче курс магистранты Кирилл Сарканич.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: КФУның Яшьләр сәясәте департаменты