КФУда «Сәламәтлек» Спартакиадасы башлана

24 гыйнвардан Казан федераль университетында «Сәламәтлек» спартакиадасы чаралары башлана. Алар КФУда 25 гыйнвардан 16 нчы февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Спартакиада кысаларында өстәл теннисы, шахмат, йөзү, бильярд, волейбол, бадминтон, мини футбол, чангы ярышларын үткәрү планлаштырыла. Спартакиадага яше 25тән өлкән КФУ хезмәткәрләреннән торган командалар кертелә. Тулырак мәгълүматны әлеге сылтама аша белергә мөмкин.