Казанда булачак сөяк җелеге донорларының геннары бер-берсенә туры килү-килмәвен билгеләү буенча Россиядәге беренче NGS-лаборатория ачыла.
Татарстан башкаласында NGS-лабораторияне КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты Россия ярдәм фонды белән берлектә ача.
Казандагы яңа медицина учреждениесендә өр-яңа җиһазлар урнаштырылачак, һәм ул елына Россия сөяк җелеге донорлары регистрының мәгълүматлар базасына потенциаль донорларның 25 меңгә якын фенотибын кертергә мөмкинлек бирәчәк.