КФУда сөяк мие донорлыгы турында сөйләделәр

Казан федераль университетында, “Русфонд” оешмасы белән берлектә, “Гомерне коткар – сөяк мие доноры бул” дигән акция уздырылды. Фундаменталь медицина һәм биология институтында оештырылган чара студентларга донорлыкның бу төренең асылын аңлатуны һәм сөяк мие донорларының Идел буе регистрын үстерүне максат итеп куя.

“Русфонд”ның сөяк миен күчереп утырту буенча медицина консультанты Ольга Макаренко студентларга лекция укыды. Аның сүзләренчә, сөяк миен күчереп утырту күп очракта онкогематологик яки нәселдән килгән авырудан интегүчеләрне коткарып калу өчен бердәнбер шанс. Сүз кан рагы – лейкоз белән авыручылар турында бара. Ни кызганыч, пациентка донор табу шактый катлаулы.

“Авыруларның бары тик 15-20 процентына гына туганнары арасында туры килүче донор табыла ала. Калганнар өчен туган саналмаган донор табу зарур. Моның өчен генетик характеристикалар белән илкүләм регистр төзелә. Бер этник төркемгә керүче кешеләр арасыннан пациентка туры килүче донор табу шансы югарырак”, — ди белгеч.

Казан федераль университетында соңгы буын технологияләр кулланылуы “Русфонд”ка, регистрга кертү өчен, Казанны сайлап алуга этәргеч биргән. Типлаштыру, ягъни донорның характеристикаларын туплау башка регистрларда 14 мең сумга төшсә, яңа технология ярдәмендә ул Казанда 7 мең сум тәшкил итә. “Донорны сайлаганда, ул пациентка 100 процент туры киләчәк дигән сүз түгел. Контроль типлаштыруда туры килмәве дә ачыкланырга мөмкин. Ә яңа технология бу ихтималлыкны күпкә киметә. Без донорга мөрәҗәгать иткәндә, аның туры килүен 100 булмаса да, 99 процентка төгәл әйтә алабыз. Донорның туры килү-килмәве генотипка карый, туры килү шансы 10 мең кешегә 1 донор нисбәтендә”, — ди Ольга Макаренко.

Аның әйтүенчә, сөяк мие күзәнәкләрен алуга әзерлек процедурасы өч атна дәвам итә. “Башта без кешене алып килеп тикшерергә, аның тулысынча сәламәт булуына инанырга, кан тамырларын күрергә, сөяк мие күзәнәкләрен күчереп утырту аның өчен куркыныч түгел икәнен аңлатырга тиеш. Якынча өч атнадан соң күзәнәкләрне алуга керешергә мөмкин”, — диде. Белгеч сөяк мие күзәнәкләрен операция юлы белән дә, операциясез дә җыеп булуын, шуңа карап больничный 5 көннән алып 9 көнгә кадәр бирелүен әйтте.

Ольга Макаренко Казанда бөтен илдән донорларны кабул итә алырлык лаборатория булуын билгеләп узды. “Русфонд” Петропавловск-Камчатсктан Калининградка кадәр акция уздыра. Бездә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск, Новосибирск, Кемерово, Архангельск, башка шәһәрләрдән дә донорлар бар. Бу шәһәрләрдән актив төркемнәр табылды. Алар, сайтка кереп, үзләренең әзерлекләре турында хат яза. Урыннарда актив кешеләр бик кирәк, үзебез генә җитешмибез”, — диде ул.

КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры урынбасары Раушания Гайфуллина Казанда лабораториянең 2017 елдан эшли башлаганын аңлатып китте. Аның сүзләренчә, бу җайланма кулланыла башлагач, күбрәк кешегә типлаштыру уздырыла башлаган. Волков урамы, 18 адресы буенча урнашкан лаборатория КФУ милке булып санала. “Русфонд” ярдәме белән хәзер бу лабораториягә ремонт үткәрелә. “Русфонд” университетка тагын берничә шундый җайланма бүләк итәргә җыена. 44 мең студент донорлыкның нәрсә икәнен белергә тиеш. Бу юнәлешне популярлаштыру мөһим. Без студентларга моның куркыныч әйбер булмавын, күпләр уйлаганча арка мие яки умырткалыкны күчереп утырту түгеллеген, ә шушы регистрга кереп донор була алса, кеше гомерен коткара алуын аңлата белергә тиеш”, — дип белдерде. Аның сүзләренчә, студентлар арасында донор булырга әзерләре бар.

Ольга Макаренко сөяк миен алган вакытта донорның авырту тоймаганын, чөнки бу процессның тулысынча гомуми наркоз астында үтүен билгеләп узды. “Бу 40 минутлык кыска вакытлы операция. 4 җирдән тишеп, күзәнәкләр җыела. Башка рисклар наркоз белән генә бәйле булырга мөмкин. Аннары донор 6-7 сәгать табиблар күзәтүе астында була, шуннан берничә көнгә больничный рәсмиләштерелә”, — диде. 18 дән алып 45 яшькәчә һәм авырлыгы 50 кг нан арткан кешеләр донор итеп алынырга мөмкин.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.