КФУда «Сез alma mater тарихын беләсезме?» конкурсы старт алды.

Катнашу өчен гаризалар 8 мартка кадәр кабул ителә.

Казан федераль университетында «Сез alma mater тарихын беләсезме?» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Интеллектуаль өлкәдә Казан федераль университетының көндезге уку формасы студентларыннан торган командалар ярыша ала. Командада иң күбе биш кеше була ала.

Конкурсны оештыручылар — Казан университеты тарихы музее, Яшьләр сәясәте департаменты, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү һәм Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә.

«Конкурс өч этаптан тора, — дип аңлатты конкурсны оештыручыларның берсе, Казан университеты тарихы музее директоры Светлана Фролова. — Беренче тур вакытында катнашучылар КФУ сайтында онлайн-тест уза. Иң яхшы алты команда икенче,  этапка эләгәчәк. Анда аларны өчәр сорау көтә. Жюри материалны белү генә түгел, җавапның тулылыгын да, шулай ук чыгыш ясый белү, хикәяләү осталыгын да бәяләячәк. Өченче этап, квест-викторина, март ахырында университет ансамбле территориясендә һәм Казан университеты музейларында узачак. Быел финалистлар беренче тапкыр өй эшен әзерләргә тиеш булачак, ул шигърият белән бәйле булачак. Җиңүче команда конкурс этапларын узганда җыелган очколар суммасы буенча билгеләнә. Төп приз Санкт-Петербургка бару булачак».

С.Фролова шулай ук билгеләп үткәнчә, тарих музее хезмәткәрләре университет тарихы белән бәйле мәсьәләләр буенча конкурста катнашучыларга консультацияләр бирәчәк, ә КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге уку залларында студентлар конкурска әзерләнгәндә кирәк булган әдәбият җыелмасы белән таныша алачак.

«Сез alma mater тарихын беләсезме?» конкурсында катнашу өчен гаризаны электрон почта аша тапшырырга була: museums.kpfu@kpfu@kpfu@kpfu.

Белешмәләр өчен телефон: 238-15-73, 7(960) 031-01-30.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Максим Зарецкий