КФУда СOVID-19дан вакцинация дәвам итә

Университет клиникасының күчмә бригадасының өч сәгать эшләү барышында 40 тан артык кеше прививка ясаткан.

Казан федераль университеты икенче уку корпусының 105 нче кабинетында (Кремль ур., 35) студентларны һәм хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясеннән вакцинация узды.

Казан федераль университеты клиникасының эпидемиология бүлеге мөдире Татьяна Шляпченкова билгеләп үткәнчә, коронавирустан прививка ясатырга теләүчеләр  — укытучылар да, студентлар да күп.

«Күчмә бригада оештырылды. Яллар һәм каникуллар алдыннан бөтенесенә дә прививкалар турында белешмәләр кирәк, вакцинация узарга теләүчеләр саны арта. Узган пәнҗешәмбедә без 100 кешегә (КФУ студентлары  һәм хезмәткәрләре) прививка ясадык, — дип сөйләде белгеч. — Университетта күчмә бригада эшләгән өч сәгать эчендә 40 тан артык кеше прививка ясатты.»

Исегезгә төшерәбез, вакцинация «Спутник V»ның («Гам-КОВИД-Вак»)  ике компоненты белән тормышка ашырыла. Беренче компонент кертелгәннән соң 21 көн үткәч, икенчесе ясала. Кешене авырудан саклау өчен антитәнчекләрнең җитәрлек күләме бер айдан да иртәрәк эшләнми.

«Мин төньякка практикага җыенам, шуңа күрә вакцинацияләнергә булдым. Карантинга китмәс өчен алдан ук кадатырга булдым. Мин мәгълүмат бик күп булганлыктан вакцинация мәсьәләсендә тирән эзләнмәдем», — дип уртаклашты КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының беренче курс магистранты Роман Дудяк.

Төп шарт – кеше сәламәт булырга һәм вакцинация вакытында авырмаска тиеш. 18 яше тулмаучыларга, йөклелек, бизгәк, хроник авыруларны үз эченә алган кискен халәт вакытында прививка ясау тыела.

«Прививкага мин авырыйсым килмәгәнгә батырчылык иттем. Мин вакцина һәм аны сынаулар турында укыдым, тиешле программалар карадым. Җәй якынлаша, сәфәр планлаштырыла. Карантинда утырмас, ПЦР-тестлар тапшырмас (үз тормышымны гадиләштерергә телим) өчен барырга кирәк дип уйладым», — дип уртаклашты КФУ Психология һәм мәгариф институтының 3 нче курс студенты Милена Кәлимуллина.

СНИЛСы булган чит ил гражданнары да прививка ясата ала. Әлеге документ булмаган очракта вакцинация өчен студентлар поликлиникасына (Оренбург тракты, 95) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Минем төркемдәшләрем һәм укытучыларым прививка ясаттылар, мин дә вакцинация узарга теләдем. Җәй көне мин өйгә очарга планлаштырам, моның өчен миңа сәламәтлек торышы турында белешмә кирәк, — дип аңлатты Кытайдан килгән Юридик факультет студенты Цзиньпэн Чжу. — Минемчә, әгәр дә кешедә аллергия  булмаса, прививканы ясатырга кирәк».

Препарат кертелгәннән соң беренчел реакцияне профилактикалау өчен ярты сәгать дәвамында медицина күзәтүе астында калырга тәкъдим ителә.

«Мин вакцинация уздым, үземне яхшы хис итәм. Бик озак шикләндем, шул сорауны өйрәндем, бәяләмәләрне укыдым. Мин безнең медицинага ышанам, шуңа күрә прививка ясатырга булдым. Дөрес Эшләдем дип уйлыйм», — дип сөйләде вакцинациядән соң Юридик факультетның эшмәкәрлек һәм энергетика хокукы кафедрасы профессоры Роза Ситдыйкова.

Вакцинадан соң тән температурасы (субфибриль температура) күтәрелергә, арыганлык сизелергә, ис югалту булырга мөмкин. Бу прививкага нормаль реакцияләр.

«Чит илгә барыр алдыннан яки хәтта Россия буенча да — прививкаларсыз беркая да барып булмый. Мин барысына да вакцинацияләнергә кирәк дип саныйм «, — диде Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының чит тел буларак рус теле кафедрасы ассистенты Инна Некрасова.

Иммунизация поликлиникада да (Вишневский ур., 2а, язылу өчен тел: 233-30-00) гамәлгә ашырыла.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов