КФУда стипендияләрне арттырдылар

Яңа уку елында студентлар, аспирантлар һәм ординаторлар биш процентка күбрәк алачак.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров боерыгы нигезендә, яңа уку елында федераль бюджетның акчалары хисабына көндезге бүлектә укучы студентларның, аспирантларның, ординаторларның стипендияләре артачак.

«Университет 1 сентябрьдән — студентларга, 1 октябрьдән — аспирантларга стипендияне биш процентка арттыру мөмкинлегенә ия», — дип хәбәр иткән иде турыдан-туры элемтә вакытында КФУның Мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский. Шунда ук ул моның өчен КФУга миллион сум бүлеп биреләчәген дә әйтте.  Казан федераль университетында 50 меңгә якын студент  укый, шуларның 30 меңе — Казанда, якынча 12-13 меңе — Яр Чаллы институтында, ә КФУның Алабуга институтында 7 мең тирәсе, диде Д.Таюрский.

2020 елның 1 сентябреннән студентларның дәүләт академик стипендиясе 2100 сум, дәүләт социаль стипендиясе — 3150 сум тәшкил итәчәк. Отличниклар 3150 сум алачак.

Семестр нәтиҗәләре буенча «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләре булган, «механика һәм математик модельләштерү», «математика», «математика һәм компьютер фәннәре», «физика» белгечлекләре буенча белем алучы 1 курс студентларының беренче һәм икенче семестрда  стипендиясе 3100 сум тәшкил итәчәк, ә «радиофизика», «астрономия» белгечлекләре буенча белем алучы студентларныкы — 2900 сум, «гамәли математика һәм информатика» юнәлеше буенча белем алучы студентлар — 2600 сум стипендия алачак. Бу юнәлештәге студент-отличниклар 1050 сумга күбрәк алачак.

Урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алучы студентларның дәүләт академик стипендиясе 665 сумны тәшкил итәчәк, дәүләт социаль стипендиясе — 995 сум; отличниклар 995 сум алачак.

1 октябрьдән фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча белем алучы аспирантларның стипендиясе 4305 сумны тәшкил итәчәк, ә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгән фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча белем алучы аспирантларның стипендиясе — 9240 сум булачак.

Ординатура программалары буенча белем алучылар 9800 сум күләмендә стипендия алачак.

Боерык белән танышу өчен

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов