КФУда Студентлар көненә — конференция

23-25 гыйнвар көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында «XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика («Татьяна көне»)» дигән XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференция ел саен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә.

Чарада Россия, шул исәптән Мәскәү һәм Казан, Татарстан шәһәрләренең югары уку йортлары, республика районнарының авыл мәктәпләреннән килгән укучылар, студентлар, магистрантлар, аспирантлар һәм укытучылар катнаша. Конференция Татарстан Республикасында Лев Толстой елына багышлап үткәрелә.

Өч көн дәвамында 9 секция эшләячәк: 6 секциядә 70 укучы докладлар белән чыгыш ясый, махсус секцияләрдә студентлар һәм магистрантлар, аспирантлар һәм укытучылар үз фәнни-гамәли тикшеренүләренең нәтиҗәләре турында сөйли, мәктәп мөгаллимнәре методик секцияләрдә гуманитар фәннәрне укытуда үзара тәҗрибә уртаклаша.