КФУда студентлар профсоюз хәрәкәте форумы үтәчәк

КФУда ProfEXPO 2019 Татарстан Республикасы студентлар профсоюз хәрәкәте форумы үтәчәк. Ул 24 сентябрь — Татарстан Республикасында профсоюзлар көнендә булачак. 

Форум Гомумрәсәй мәгариф хезмәткәрләренең республика профсоюз комитеты тарафыннан КФУ студентларының беренчел профсоюз оешмасы белән берлектә үткәрелә.

ProfEXPO 2019 форумының төп максаты — җәмәгатьчелек һәм төбәк канун чыгаручы, башкарма хакимият вәкилләренең игътибарын белем бирү процессын сыйфатлы итеп оештыру, вузларда социаль-тәрбия эшләрендә профсоюз  эшчәнлеге, социаль яктан тәэмин итү мәсьәләләренә кагылачак. 

Шулай ук форум кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан вузларның студентлар профсоюз оешмалары эшчәнлегендәге уңай тәҗрибәне тәкъдим итүгә юнәлдерелгән күргәзмә оештыру да планлаштырылган.

Форумда катнашу өчен 20 нче сентябрьгә кадәр  https://forms.gle/Av9P5FF1QKUj1LDG7 адресы аша теркәлергә кирәк. 

Катнашу буенча сораулар туса, 292-72-70 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Проект социаль челтәрләрдә https://vk.com/profexpo2019  https://www.instagram.com/profexpo2019/ буларак тәкъдим ителгән.  

#profexpo2019 #kazanfederaluniversity #kazanexpo2019