КФУда «Студентлар язы» фестивале башлана

21 апрельдә фестиваль гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланачак.

11-19 мартта КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комплексының зур залында 15 институт үз конкурс программаларын тәкъдим итәчәк, ә 20 мартта фестиваль көннәре Алабуга һәм Яр Чаллы институтларында узачак.

«Студентлар язы» — Казан университетының барлык студентларын берләштерә торган зур иҗат, яшьлек һәм энергия бәйрәме. Фестивальне оештыручылар-КФУның студентлар клубы белән Яшьләр сәясәте департаменты.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча компитентлы жюри төрле юнәлешләрдә җиңүчеләрне билгелиячәк: вокал, хореография, оригиналь жанр, театр һәм журналистика. Фестивальгә йомгак ясау, гадәттәгечә, 21 апрельдә КФУ «Уникс» мәдәни-спорт комплексының зур залында иң яхшы хореографик һәм вокаль постановкалар, оригиналь жанрдагы креатив номерлар һәм иҗади берләшмәләрнең эшләре белән гала-концертта булачак.

«КФУның Студентлар язы-2020» фестивале быел билгеләп үтелә торган истәлекле юбилейга – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Концерт программалары кысаларында Казан университеты институтлары патриотик җыр, хореография һәм театр номерларын тәкъдим итә, шулай ук университетның юбилеена багышланган мәкаләләр язалар. Фестивальнең төп максаты-илебезнең героик үткәне, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын күрсәтү.

Бу якты, масштаблы Яз һәм иҗат бәйрәмендә  дусларыгыз, төркемдәшләрегез һәм үз институтыгыз өчен җан атыгыз!

Фестивальгә билетларны социаль һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларыннан һәм институтларның культоргларыннан алырга мөмкин.

Чара турында тулырак студентлар клубында, УНИКСта 233-72-76 телефоны буенча яки 202 нче кабинеттан белергә мөмкин.

Альберт ГАТАУЛЛИН әзерләде. КФУ журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.