КФУда студентларны вакытлыча эшкә урнаштыру дәвам итә

Бүген 249 студент эшле булган, шуларның 96сы — чит ил студентлары.

Май аенда Казан федераль университетында чит ил студентларын вакытлыча эшкә урнаштыру кампаниясе башланып китте. Студентлар өчен университет 300 гә якын эш урыны булдырган, 2 меңнән артык вакансияне Татарстан министрлыклары, ведомстволары һәм компанияләре тәкъдим иткән. Күп кенә студентлар сайлап алуны уңышлы үтте һәм эшкә кабул ителде.

КФУның яшьләр сәясәте департаменты университетның читтән килеп белем алучы студентлары вакытлыча эшкә урнашырга мөмкин булган вакансияләр исемлеген формалаштырды. Бүген 249 студент хезмәт эшчәнлеген дәвам итә, шуларның 96сы — чит ил студентлары.

Программа ярдәмендә студентларның үз һөнәри юлларын башлау һәм яңа максатларны дөрес билгеләргә ярдәм итә торган өстәмә күнекмәләр һәм тәҗрибә алу мөмкинлеге барлыкка килде. Вакансияләр фәнни-белем бирү, хуҗалык-көнкүреш һәм башка юнәлешләр буенча формалаштырылган.

А. М. Бутлеров исемендәге Химия институтын тәмамлаган Ангелина Ващенко үзен җәмәгать эшләрендә яхшы күрсәтте, аның өчен төп максат — университетның яшьләр сәясәте департаментында эшләү иде.

«Мин һәрвакыт студентлар белән актив хезмәттәшлек иттем, Универсиада авылы Студентлар ассоциациясе рәисе булдым, шуңа күрә әлеге вазыйфага урнашу һәм миңа рәхәтлек бирә торган эшне башкару — зур шатлык.  КФУның «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә мин вакансияләр турында белдерү күрдем, анкета тутырдым, ә хәзер исә Студентларның вакытлыча мәшгульлеген оештыру үзәге белгече булып торам. Хәзер үзем читтән килеп укучы студентларга эшкә урнашырга булышам.

Ангелина әйтүенчә, үзәк социаль челтәрләрдә актив эш алып бара: Россиянең һәм дөньяның әйдәп баручы компанияләрендә вакансияләр һәм стажировкалар турында белдерүләр урнаштыра. Бакалавриатны тәмамлаган Ангелина магистратурага укырга керергә, шулай ук департаментта эшен дәвам итәргә ниятли.

Бүген эшкә урнашырга теләүчеләргә университет сайтындагы шәхси кабинетына кереп, «Вакансии КФУ» бүлегендә үзләрен кызыксындырган вакансияне сайларга кирәк. Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты магистранты Камолиддин Бобохонов та шулай эшләгән.

«Анкетаны тутыруга нибары берничә минут вакыт китте. 3 көннән департамент хезмәткәрләре минем белән онлайн-әңгәмә үткәрү өчен элемтәгә керде. Вакансияне сайлаганда мин читтән торып эшләү мөмкинлегенә йөз тоттым, һәм университет миңа шундый мөмкинлекне тудырды. Мин дистанцион рәвештә абитуриентлардан кергән гаризаларны эшкәртәм һәм алар белән консультацияләр үткәрәм. Эшләү уңайлы, ә булачак студентлар белән аралашу миңа ләззәт бирә, — ди абитуриентлар белән эшләү буенча белгеч.

Хәзерге вакытта актуаль вакансияләр КФУ порталында урнаштырылган. Эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча 890611309 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә яки rabota.stud.kpfu@gmail.com почтасына язарга була.

Автор: Аделина Биккинина, фото: Александр Кузнецов