КФУда Төбәкара предмет олимпиадалары уза

2019 елның 14 гыйнварында Яр Чаллыда 9-11 сыйныф укучыларының КФУда үткәрелә торган Төбәкара предмет олимпиадаларының йомгаклау туры башланды. 

Олимпиадалар 2 этапта үтә:

  • сайлап алу этабы (интернет-тур) дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып читтән торып 2018 елның 1 ноябреннән 2 декабренә кадәр үткәрелде.
  • йомгаклау этабы (килеп катнашу), 2019 елның гыйнварыннан февраленә кадәр.

Төбәкара предмет олимпиадалары — булачак абитуриентлар өчен мөһим чара. Күп кенә катнашучылар өчен ул вуз белән беренче тапкыр танышу. Аудиторияләр белән генә түгел, ә мөгаллимнәр белән дә. Мондый танышулар һичшиксез Казан федераль университетында уку теләген уята.