КФУда «Түбән температуралы плазма физикасы — 2020» конференциясе уза

Ирешелгән нәтиҗәләрне сынап карау югары рейтинглы журналларда басылу активлыгын арттыруга һәм университетны дөнья рейтингларында танытуга хезмәт итәчәк.

9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр «Түбән температуралы плазма физикасы (ФНТП-2020)» Бөтенроссия конференциясе уза. Аны Казан федераль университеты оештыра.

Россия территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлтелгән чаралар шартларында чара гибрид форматта уздырыла.

Фәнни конференция ачылышында Казан университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.

Конференциядә «Плазманың техник үзлекләре» (термодинамика, транспорт үзлекләре, нурланышны күчерү), «Газ разрядлары физикасы» (даими, үзгәрүчән, ВЧ- һәм СВЧ-кырларында), «Плазмада элементар процесслар», «Тигез түгел үлчәмле плазма, плазма кинетикасы, кача торган электроннар», «Плазма процессларын һәм җайланмаларны санлы модельләштерү», «Плазма диагностикасы», «Плазма белән матдә тәэсир итеше» һәм башка секцияләр эшли.

КФУның Медиакоммуникацияләр үзәгенә Инженерия институтының энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә белем бирү үзәге директоры Елена Каратаева сөйләгәнчә, чара Россиянең түбән температуралы плазма физикасы буенча төп фәнни форумнарының берсе һәм үзенә Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең әйдәп баручы галимнәрен җыя.

«Бу түбән температуралы плазманы өйрәнү өлкәсендә уртак проектлар кысаларында берләшкән турыдан-туры безнең фәнни коллективта эшләүче яки башка университетлардан булган дәрәҗәле халыкара һәм Россия тикшеренүчеләренең җитди командасы барлыкка килү белән бәйле. Бу эшләр Россия Фәннәр академиясенең түбән температуралы плазма физикасы һәм Матдәләрнең җылы физик үзлекләре буенча Милли комитет планнарына кертелгән, алар фәнгә генә түгел, югары уку йортларында белем бирү сыйфатын күтәрүгә дә хезмәт итә «, — диде ул.

Әлеге конференцияне үткәрү Россия галимнәре һәм белгечләре, шулай ук аларның Европа, Америка һәм Азия илләрендәге хезмәттәшләре арасында үзара файдалы мәгълүмат алмашуга ярдәм итәчәк. Конференциядә түбән температуралы плазманы тикшерү һәм куллану өлкәсендә соңгы елларда ирешелгән иң мөһим нәтиҗәләр карала.

Конференция кысаларында алынган нәтиҗәләрне сынап карау югары рейтинглы журналларда басылу активлыгын арттыруга һәм университетны дөнья рейтингларында танытуга хезмәт итәчәк.

Автор: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Максим Зарецкий