Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укучылар һәм студентлар өчен Россия халыклары һәм Берләшкән дәүләтләр берлегенең (БДБ) төрки телле илләре әдәбияты буенча Халыкара фестиваль оештыра. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә институтның татар әдәбияты кафедрасы белгечләре хәбәр итте.
- Фестиваль Россиядәге милли республикалар белән берлектә һәм Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы башлангычы белән уздырыла.
“Фестиваль ике турдан тора: төбәкара тур 15 – 20 октябрьдә — Россиянең милли республикаларында һәм БДБның төрки телле илләрендә үтә. Әлеге турның җиңүчеләре һәм призерлары фестивальнең йомгаклау турына уза. Йомгаклау туры 11 – 14 ноябрьдә Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтәчәк. Фестивальнең җиңүчеләре һәм призерлары йомгаклау турыннан соң билгеләнә. Катнашу өчен өстәмә акча түләү таләп ителми”, — диде фестивальне оештыручылар.
Татар әдәбияты кафедрасы белгечләре сүзләренә караганда, Фестивальдә катнашырга Калмыкия, Коми, Саха (Якутия), Бурятия, Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Дагыстан, Кабардин-Балкар, Карачай-Черкесск, Төньяк Осетия – Алания, Чечен, Кырым Республикаларыннан һәм БДБ илләреннән – Азербайҗан, Казахстан, Кыргызстаннан беренче гаризалар килә башлаган.
- Халыкара фестивальдә урта гомуми уку йортлары, лицейларның 10-11 сыйныф укучылары, көллияттә, югары уку йортларында гуманитар һәм гуманитар булмаган юнәлештә белем алучылар катнаша ала. Эш процессы рус телендә алып барылачак. Йомгаклау туры вакытында катнашучылар өчен түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар оештырылачак, Россиянең милли республикалары һәм БДБ илләре белгечләре лекция укыячак.
Фестивальгә теркәлүне 13 октябрьгә кадәр түбәндәге сылтама аша үтәргә мөмкин: https://kpfu.ru/philology-culture/mezhdunarodnyj-festival-2018