КФУда тагын бер музей барлыкка килде

Музей КФУ Исәпләү математикасы һәм кибернетикасы факультетының (хәзерге ИВМиИТ) теоретик кибернетика кафедрасы өлкән укытучысы Ренат Касыйм улы Сәмитов истәлегенә багышланган. 

Ачылыш тантанасында Ренат Касыймовичның тормыш иптәше һәм өлкән кызы катнашты.

IMG_0836

Музейда  16 МГБлыTrek Thumbdrive беренче флэш-саклагыч, Yamaha YIS 503III КУВТ – 2 (1980-1990 е.); БК – 0010 (1983-1993 е.) персональ компьютерлары һәм шулай ук перфокарта, перфоленталар, логарифмик линейка, арифмометр, дискетлар — кыскасы, инде заманча техника тарихында калган экспонатлар урын алган.

Без_заголовка (1) Без_заголовкаӘмма иң кыйммәтле экспонатлар — Ренат Сәмитовның шәхси әйберләре. Мөгаллимнең туганнары музейга бүләк итеп аның яраткан китапларын — «Гегльнең «Наука логики» һәм Платонның «Сочинения» китапларын бүләк иттеләр.

IMG_0849

«Әти һәрвакыт программалаштыру — ул фәлсәфә дип кабатларга ярата иде, — дип билгеләп үтте Ренат Сәмитовның өлкән кызы Наталья Сәмитова. — Шуңа күрә аның шәхси китапханәсендә үз белгечлегеннән тыш, фәлсәфә буенча да хезмәтләр күп иде.» 

IMG_0839

Моннан тыш экспозициядә хәзер Ренат Сәмитовның уку һәм профсоюз билетлары да урын алды.

«Ул барысына да өлгерә иде. Рәхәтләнеп балалар белән дә, оныклар белән дә уйный иде. Йортта булыша һәм бик тәмле ашарга пешерә иде, ә өйдә һәрвакыт симфоник музыка яңгырап торды», — дип бүлеште үз хатирәләре белән аның тормыш иптәше Людмила Сәмитова. 

IMG_0841

 

 

«Ренат Касыймович Казан университеты хезмәткәрләре арасында Казанда исәпләү техникасы үсешенең чишмә башында торган кечкенә төркемнең бер вәкиле иде,» — дип искә ала аның турында хезмәттәшләре. 

Ә КФУ ИТИС Югары мәктәбе директоры Айрат Хасьянов: «Ренат Касыймовичка алмаш бүген дә тапканыбыз юк әле»,- ди.

IMG_0832

1970 елда теоретик кибернетика кафедрасы оешып студентларны мәгълүмати технологияләр буенча белгечләр әзерләнә башлагач, япь-яшь Ренат Сәмитовны кафедрада программалаштыру телләре буенча курс уку өчен Р.Бухараев чакырып ала. Ул вакытта мондый курсларны укуның методикасы да, фәнни әдәбият та булмый: студентлар программалаштыруга күбрәк теоретик планда өйрәнә. Мондый курсны юктан бар кылырга кирәк була. Ренат Касыймович Юрий Голунков белән бергә бу йөкне үз җилкәләренә алалар. 70 нче еллар уртасында программалаштыру буенча күптөрле методик әсбаплар языла һәм нәшер итә. Алга таба күп буын программистлары шулар буенча белем алалар.

IMG_0821

 

90 нчы елларда Сәмитов банк эшчәнлегенең автоматлаштыру программасын эшли, һәм 90 нчы еллар уртасында барлык Казан банклары да бу программа буенча эшлиләр. 2000 нче еллар башында Ренат Касыймович гражданлык актларын теркәүнең 2 телле программасын эшли. Аның нигезендә документларны рус теленнән татар теленә автомат тәрҗемә итү ята. Ул ТР ЗАГС органнары тарафыннан 10 ел кулланылышты була.

IMG_0821

Ренат Сәмитовны һәрвакыт математиканы тирәнтен белү, үзенә һәм нәтиҗәләренә таләпчән карау кебек сыйфатлар аерып торды. Ул галимлек дәрәҗәсенә ия булмаса да, аңа фән докторлары һәм кандидатлары еш мөрәҗәгать итте. 30 елдан артык мөгаллимлек эшчәнлегенең нәтиҗәсе — бүген Россиянең төрле төбәкләрендә эшләүче программистлар буыны. Әле дә КФУ ИТИС Югары мәктәбендә укытылучы «Белешмәләрнең алгоритмы һәм структурасы» курсында Ренат Касыймович катнашында язылган материаллар кулланыла.

 

Музей ачылышы институтка биш ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларның берсе иде. Тантаналы чараның ахырында ИТИС Югары мәктәбе укытучылары һәм хезмәткәрләренә күп рәхмәтләр әйтелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Музейның даими экспозициясе тулыланып барылачак. Теләгән һәркем коллекцияне туландыру өчен исәпләү техникасының оригиналь үрнәкләрен алып килә ала.  

Мәгълүмат kpfu.ru  сайтыннан алынды.