КФУда тарих буенча магистрлык программасына абитуриентлар туплау бара

Дөньякүләм-тарихи барышның үсеше меңәрчә еллар дәвамында бик күп төрле шартлар йогынтысында барлыкка килә. Аның кысаларында беренче тапкыр укытуның предметы булып бөтендөнья тарихында бик әһәмиятле темалардан саналган  Көнчыгыш һәм Көнбатыш цивилизацияләрен чагыштырма-тарихи яссылыкта өйрәнү торачак.

Дөньякүләм-тарихи барышның үсеше меңәрчә еллар  дәвамында бик күп төрле шартлар йогынтысында барлыкка килә. Алар арасында әйдәп баручы булып Көнбатыш һәм Көнчыгыш эволюциясе юлларын билгеләүче әһәмиятле  структур аерымлыклар тора. Бу барышның асылы Көнчыгыш һәм Көнбатышның бер үк вакытта үзара йогынтысына  һәм каршы торуына бәйле. Без кешелек тарихының соңгы меңьеллыгы дәвамында Көнбатыш һәм Көнчыгыш, Ауропа һәм Азия арасында хәрби, сәяси, дини, идеология өлкәләрендә каршылыклар чагылышын күрәбез. Әмма, гаделлек өчен, шуны әйтергә була, Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасындагы үзара мөнәсәбәтләр бәрелешләргә генә кайтып калмый,  ә бәлки социомәдәни, дипломатия һәм бүтән рәвешләрләрдә төрле үзара йогынты ясаулары  белән дә билгеләнә.

«Магистр программасының яңалыгы шунда, Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләре цивилизацияләре тарихы нәкъ менә чагыштырма яссылыкта өйрәнелә. Социомәдәни аспектларга,  шулай ук дәүләт төзелешендәге гомумилек һәм аерымлылыкны ачыклауга, икътисад, сәясәт, мәдәният өлкәләрендә үзара йогынтыга, аларның тарихи үсешләренең  чагыштырма модельләрен «коруга» басым ясала, —  дип билгели гомуми тарих кафедрасы профессоры Владимир Ерохин. – Көнчыгыш һәм Көнбатыш дәүләт үсешендәге аерымлыкларның башлангыч сәбәпләре, аларның тарихи үткәндәге барлыкка килү юллары һәм үзара мөнәсәбәтләрендәге нечкәлекләр, бу барыштагы төп тарихи этаплары турында бөтенесен үз эченә алган  тирән белемгә ия булу магистрларга, укуларын тәмамлагач, үткәндәге тарихи вакыйгаларга һәм бүгенге хәлләргә сыйфатлы анализ ясарга, һәм, шуның белән бергә, халыкара көн тәртибендә  якында һәм ерак киләчәктә торачак мәсьәләләрне алдан күрүчәнлек мөмкинлеге бирәчәк».

Программаны үзләштерүче, дәүләт хакимияте органнарында белгеч һәм җитәкче, экспертиза-аналитика үзәкләрендә, җәмгыять һәм дәүләт оешмаларында чит ил илләр һәм төбәкләр, оешмалар буенча мәгълүмати-аналитик яктан  иҗтимагый-сәяси, сәүдә-икътисадый, мәдәни юнәлештә аналитик, эксперт,  басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья тарихы мәсьәләләре буенча журналист, күзәтүче, чит ил тарихы, мәдәнияте, сәясәте, чит илләр һәм төбәкләрнең хәзерге хәле өлкәсендә укытучы буларак үзен күрсәтә алачак.

Программа кысаларында магистрантлар мәҗбүри тирәнтен ике чит ил тел өйрәнәләр,  Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү  институтының «UNIVERSUM+» компетенцияләр үстерү Үзәге җирлегендә өстәмә рәвештә 20 дән артык чит тел үзләштерү мөмкинлегенә ияләр.

Магистратурада уку дәвамында магистрантлар КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты үзе хезмәттәшлек иткән 20 дән артык  алдынгы рәсәй һәм чит ил югары уку йортларында стажировка уза алалар, алар арасында Иннсбрук университеты (Австрия), Кэмбридж (Бөекбритания), Бохума Рур университеты, Ирекле Берлин университеты, Дрезден Техник университеты, Майнц шәһәренең Йоханес Гуттенберг ис. университеты,  Магдебург шәһәренең Отто фон Герике ис. университеты, Пассау университеты,  Регенсбург университеты (Германия),  Каһирә университеты (Мисыр), Халыкара Тюрки Академия (Казахстан), Хунань педагогика университеты, Хэйлундзян чит телләр институты (Кытай), «Абдульмалик Әс-Саади» университеты (Марокко), Лодзи университеты (Польша), Синхан университеты, Пусан чит телләр университеты, Ханьянг университеты ( Көньяк Корея Республикасы), Индиана университеты (АКШ), Хельсинки университеты (Финляндия), Каназава университеты (Япония) һәм башкалар бар.

Быел «Тарих» юнәлешенең барлык тармакларына бергә 14 бюджет һәм 36 контрактлы урын бүленә (уку вакыты — 2 ел).

Чыганак