КФУда тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укыту мәсьәләләре каралачак

7-8 нче август көннәрендә КФУ базасында Татарстан Республикасының тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының I съезды үтәчәк. 

Форум КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының бөтенрәсәй ассоциациясенең төбәк бүлеге, Өзлексез белем бирү институты ярдәме белән үткәрелә.

Съезда укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре, БДИ экспертлары, рәсәй педагогика һәм фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм шулай ук иҗтимагый эшлеклеләр дә катнашачаклар. Аерым алганда, ТР Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның, КФУ ректоры Илшат Гафуровның, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдиновның һәм башка мөхтәрәм кунакларның чыгыш ясавы көтелә.

Форумда мәктәпләрдә заманча шартларда тарих укыту тенденцияләре, аның сыйфатын арттыру, мәгариф өлкәсендәге яңа технологияләр һәм инновацияләр кулланып тарих һәм җәмгыять белеме фәне буенча БДИга һәм Гомуми дәүләт имтиханына әзерләнү нюанслары,сәләтле яшьләргә ярдәм итү һәм шулай ук педагогик кадрлар әзерләү системасын камилләштерү мәсьәләләре каралачак. Моннан тыш, җәмгыятьтә тарихи белемне популярлаштыру һәм тарихи тематик басмаларда билгеле бер стандартларны төгәл үтәү темасы да күтәреләчәк.  

Съез мәйданында Татарстан халыклары тарихына һәм мәдәниятенә багышланган укыту-методик әсбаплары да тәкъдим ителәчәк.