КФУда татар теле курслары башланды

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында уза торган түләүсез татар теле курсларына 800дән артык кеше теркәлгән. Әмма укырга теләк белдерүчеләр бары тик 400 кеше. Барлыгы 40 кешедән торган 10 төркем тупланган.  Бүген курсның беренче дәресләре булды. Алар өч ай дәвам итәр дип көтелә.

Татар теле курсларының кураторы, доцент Кадрия Фәтхуллова курсларның аралашуга корылганлыгын әйтеп узды. “Һәр дәрәҗәнең үз максаты бар. Әмма безнең төп бурычыбыз – укучыларыбызны татар телендә теге яки бу темага карата сөйләшергә өйрәтергә. Без укучыларны өч дәрәҗәгә бүлеп карыйбыз. А1 – телне нульдән өйрәнә башлаучылар, монда укучыларыбызның күбесе җыела. Барлыгы алты төркем тәшкил итә. А2 – татар телен мәктәптә өйрәнеп, үзләштереп бетерә алмаган кешеләр яисә башлангыч дәрәҗәне үтеп, дәвам итүчеләр килә. Иң югары дәрәҗә – В1 дәрәҗәсе. Гадәттә, бу төркемдә татарча иркен аралаша белгәннәр, әмма грамоталы яза белмәүчеләр җыела”, — диде ул.

“Курслар 17 сентябрьдән башлана. Дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә бер төркем, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә икенче төркем булачак. Татар теле курслары 14 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, барлыгы 108 сәгать каралган. Шуларның 72се – аудитория дә үтә торган дәресләр, 36сы – мөстәкыйль эшләүгә багышланган. Язма эшләр өй эше буларак бирелә”, — ди Кадрия Фәтхуллова.

Татар теле курсларына беренче тапкыр килүче Оскар Голланский курсларны озынайтырга кирәк дигән фикерен әйтте. “Миңа 27 яшь, графика дизайнеры булып эшлим. Мин – татар, Казанда тудым, әмма без рус мохитендә тордык. Дәү әни һәм дәү әти янына сирәгрәк кайта башладым һәм татар телен оныта яздым дисәң дә була. Мин татар телен аңлый башлаганымны игътибарга алдым, ләкин телне практикада куллана алмадым. Синтаксис һәм морфология ягыннан караганда да, кушма җөмләләрне бик авыр төзим. Татар теленә караганда күбрәк инглиз телендә фикерлим. Татар теле курсларына язылу өчен сылтаманы күргәч, нишләп әле йөреп карамаска, дип уйладым да, килергә булдым. Аудиториядәге кешеләрнең күбесе өчен вакыты да уңайлы куелган, әмма курсларның күбрәк булуын телим. Барысы да яхшы булыр дип ышанам”, — диде ул.

“Әлбәттә, дәү әниләргә кайткач, телисеңме-теләмисеңме, татарча сөйләшергә туры килә. Әти-әнием татарча азмы-күпме белә. Миңа калса, син өйрәнергә теләгән телдә яныңда даими сөйләшеп торучылар булмаса, ул телне үзләштереп булмый. Минем татарча сөйләшә торган гына дусларым бар, тик алар бер төркемгә җыелып сөйләшә. Бу күренеш миңа ошап бетми, чөнки бездә хәзер татар теленә караганда инглиз телендә күбрәк аралашалар. Ул яхшыга да, начарга да түгел, ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк дип уйлыйм. Алай да, Казан – халыкара шәһәр буларак танылсын өчен, әлеге күренешне уңай бәяләр идем”, — дип саный Оскар.

Башкортстанның Уфа шәһәреннән укырга килгән Динә Шәйхетдинова үзенең татарча белмәвен әйтте. “Мин һәм минем гаиләм татар милләтеннән, әмма гаиләдә гел русча гына сөйләшәбез. Гомумән, әти-әнием татар телен белми, сәбәбе – рус мохитендә яшәү. Дәү әни һәм дәү әти белән генә татарчабызны камилләштерәбез. Шуңа күрә мин татар телен өйрәнергә булдым. Татар теле курсларын сайттан күрдем һәм шунда ук гариза җибәрдем. Татарча сөйләм телен үзләштерәсем килә. Татар теле белән төркемдәшләрем һәм тулай торактагы күршем кызыксына башлады, аларның да килергә исәпләре бар”, — ди Динә.

“Дөресен әйткәндә, Уфада башкортларга караганда татарлар күбрәк яши, татар сөйләмен дә еш ишетергә мөмкин”, — диде Динә Шәйхетдинова.

Татар теле курслары К.С.Фәтхуллова, Ә.Ш.Юсупова һәм Э.Н.Денмөхәммәтова тарафыннан язылган “Татарча сөйләшик = Давайте говорить по-татарски= Let’s speak tatar” китабы белән алып барыла. Һәрбер дәрес билгеле бер темага багышланган. Әйтик, башлангыч дәрәҗә укучылары бүген алфавитны, исәнләшүне, танышуны, сорау бирүне, инкяр итүне, хәл белешүне һәм саубуллашуны өйрәнде.

  • Курслар атнасына ике тапкыр, дүрт сәгать барачак. Дәресләр өч ай дәвам итәчәк. Һәр төркемдә утыздан артык укучы була.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.