КФУда татар теле һәм әдәбияты укытучыларның белемен күтәрү курслары тәмамланды

2019 нчы елның 29 мартында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларның белемен күтәрү курслары тәмамланды. 11 марттан 29 мартка кадәр барган курсларда татар телен туган тел буларак укытучы мөгаллимнәргә белем бирүдә булган отышлы инновацион алым һәм технологияләр, телләргә өйрәтү өлкәсендәге теоретик һәм методик казанышларны гамәлдә куллану алымнары белән танышу мөмкинлеге булды.

Программа кысасында Казан шәһәренең татар гимназияләрендәге стажировка мәйданчыкларында заманча эш алымнарын туган телдә укыту һәм тәрбия бирүдә куллану мөмкинлекләрен өйрәнү дә каралды. Стажировка җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, татар теле белеме кафедрасы доценты Сәгъдиева Рәмилә Камил кызы.

Курслар ахырында укытучылар үзләренең проект эшләрен якладылар. Филология фәннәре кандидаты, татар теле белеме кафедрасы доценты А.Ф. Юсупов билгеләвенчә, яклауга тәкъдим ителгән эшләрдә туган тел һәм әдәбияты дәресләрен заманча, файдалы һәм максатчан оештыруга юнәлгән эш төрләре зур урын ала.

Филология фәннәре докторы, профессор, татар теле белеме кафедрасы мөдире Г.Р. Галиуллина