КФУда татар теле һәм геология фәннәре буенча олимпиада уза.

Казан федераль университетының төбәкара предмет олимпиадаларының 11 гыйнварда башланган кара-каршы туры дәвам итә. Татар теле буенча олимпиадада республиканың 130 укучысы, геология буенча Татарстан, Башкортстан, Чувашиядән килгән 70 кә якын укучы катнашты.

9-11 сыйныфта укучылар өчен КФУ төбәкара предмет олимпиадалары 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк. КФУга керү өчен өстәмә баллар җыярга теләүчеләр өчен сынаулар 20 фән буенча узачак.

Җиңүчеләр арасына олимиадада катнашучыларның 8 проценты керергә мөмкин, призерлар һәм җиңүчеләр бергә барлык катнашучыларның 25 процентын тәшкил итәчәк.

Олимпиада җиңүчеләренең исемнәре март ахырында билгеле булачак.