КФУда татар теленнән имтихан

Кичә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә гариза биргән 130лап абитуриент татар теленнән имтихан тапшырды. Имтихан иртәнге 9да башланып, көндезге 12гә кадәр дәвам итте.

“Без бакалавриатка абитуриентларны филология (татар теле һәм әдәбияты, тәрҗемә белеме); педагогик белем бирү (татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле), (татар теле һәм әдәбияты, башлангыч мәктәп укытучысы) юнәлешләре буенча кабул итәбез. Шушы 3 юнәлешкә барлыгы 70 бюджет урыны каралган. Бу илнең башка вузларындагы милли юнәлешләр белән чагыштырып караганда, бик яхшы сан. Милли тел, әдәбият бүлекләренә бер генә бюджет урыны да бирелмәгән уку йортлары бар”, – дип сөйләде бүлек мөдире, профессор Әлфия Юсупова.

Абитуриентларның рус теле, җәмгыять белеменнән БДИ баллары, шулай ук татар теленнән имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына. Бүгенге сынауны әлеге фәннән бердәм республика имтиханын тапшырмаган абитуриентлар уза. Әйтик, филология юнәлеше буенча гариза тапшырган 172 кешенең 47сенең БДИ нәтиҗәләре инде бар, шуңа күрә алар бүгенге имтиханнан азат ителгән.

Бүлек мөдире кабул итү сынауларының БДИ белән традицион имтихан кушылмасыннан гыйбарәт булуын әйтте, ягъни анда тест өлеше дә, киңәйтелгән җавап бирүне таләп иткән биремнәр дә бар. Шул ук вакытта абитуриентлардан мәктәп программасы күләмендә генә белем таләп ителә.

Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Абдрахман авылы кызы Линара Кәримова нәкъ менә Казанда укырга хыяллана. Татарстанга, татарлар янына киләсем килә, монда туганнарым да бар, диде ул. Киләчәктә башлангыч мәктәп һәм инглиз теле укытучысы булырга тели. Шуңа күрә документларын татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле; татар теле һәм әдәбияты, башлангыч мәктәп укытучысы белгечлекләре буенча тапшырган.

“Иң элек үзебезнең авылда тугызъеллык татар мәктәбен тәмамладым. Соңгы 2 елда күрше авылдагы рус мәктәбенә йөреп белем алдым, анда татар теле дәресләре кермәде. Шуңа бүгенге имтихан миңа шактый авыр бирелде. Сынауларга, нигездә, үзлектән әзерләндем. Былтыр Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада катнашып, җиңгән идем. Быел исә, катнашсам да, имтиханнарга әзерләнү сәбәпле, югары күрсәткечләргә ирешеп булмады”, – дип сөйләде Линара.

Башкортстан республикасы Бакалы районы Камышлытамак авылыннан Гөлгенә Җаппарованың шулай ук Татарстан башкаласында белем алу теләге зур. Казан матур шәһәр. Анда яшьләргә мөмкинлекләр күп, дип аңлатты ул бу теләген.

Гөлгенәнең дә киләчәктә укытучысы буласы килә. Татар теленнән имтиханга ныклап әзерләнгән. Шулай да, КФУның татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенннән тыш, документларын Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенә дә тапшырып караган.

“Әнием дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шуңа мин кечкенәдән аның балалар белән эшләвен күреп үстем. Спортка әллә ни исем китмәсә дә, волейбол, баскетбол уйнарга, йөгерергә яратам. Физкультура укытучысы буласым, инвалид балалар белән дә эшлисем килә”, – диде ул.

Чувашия республикасының Батыр районы Кыр бишеге авылыннан Азат Хәмдиев документларын КФУның татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең барлык юнәлешләре буенча да тапшырган. БДИ баллары буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетына үтсә дә, укытучы буласы килү теләге аны бүгенге имтиханга китергән.

“Имтихан бер дә җиңел булмады. Сынауга ярты ел дәвамында әзерләндем. Нәтиҗәсе ничек булыр – анысын әйтә алмыйм. Әмма яхшы булса, һичшиксез, КФУны сайлаячакмын”, – дип сөйләде егет.

Башкортстанның Ярмәкәй районы Иске Сүллә авылы кызы Фәзилә Галиева күрше Усман Ташлы авылында татар теле милли компонент рәвешендә укытылган рус мәктәбен тәмамлап килгән. Документларын татар теле һәм әдәбияты, тәрҗемә белеме юнәлеше буенча тапшырган.

“Укытучы да, тәрҗемәче дә булырга теләк зур. Кайсысы буенча эшләячәгемне, укуны тәмамлагач, сайлармын”, – диде ул. Фәзилә башта Башкорт дәүләт университетына укырга керергә ниятләгән, әмма анда рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре таләп ителгәнлектән, Казанга юл тоткан.

“КФУның татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә белем алучы дусларым, танышларым бар. Казанга алар киңәше белән килдем. Соңгы БДИны 14 июньдә тапшыргач, татар теленнән имтиханга әзерләнә башладым. Әлеге фән буенча белемнәрне “Сәләт”нең “Болгар Туган тел” аланында арттыру, ныгыту да файдага булды”, – дип билгеләп үтте ул.

Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясен тәмамлаган Зәйнәп Шаһвәлиеваны күпләр татар филологиясе буенча укырга кермәскә үгетләсә дә, ул максатчан рәвештә КФУның нәкъ менә татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә килгән. Мәктәптә укыганда ук татар теле һәм әдәбияты буенча республика, халыкара олимпиадаларда катнашып, шактый белем туплаган. Башкалардан аермалы буларак, киләчәктә Зәйнәпнең укытучы булып түгел, ә фән өлкәсендә эшлисе килә. Имтиханны ул уртача авырлыкта дип бәяләде.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.