КФУда «Татарча диктант»та җибәрелгән хаталарны атадылар

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татарча диктант» Халыкара акциясенә йомгак ясадылар. 

Әлеге акция грамоталы язуга, татар әдәби телен белүгә, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлдерелгән. Теләгән һәркем үз көчен татарча диктант язып сынап карый алды. Быел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган акциядә диктантны Казан университетын тәмамлаган, К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резидә Сәлахова укыды.

КФУ Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Гөлназ Мөгътәсимова әйтүенчә, татарча диктантны 190 кеше язган. «Бик яхшы» билгесе 36%, «яхшы» билгесе 39%, «канәгатьләндерерлек» билгесе 25% катнашучыга куелган. Спикер әйтүенчә, мәктәп программасына кергән татар теле кагыйдәләре халык тарафыннан яхшы үзләштерелгән. «Ө», «ң», «ү» хәрефләренең дөрес язылышында, сүзләрне кушып, аерып язу мәсьәләләрендә хаталар күп.

КФУ доценты Г.Мөгътәсимова әйтүенчә, быел пунктуация кыен булмаган. Шулай да тиешсез урында, кереш сүзләр очрагында тыныш билгеләрен куюда һ.б.ш. хаталар киткән. Шулай ук якын тирә (дөресе: якын-тирә), гөреф гадәт (гореф-гадәт), фото сүрәт (фотосурәт), хәттә (хәтта) сүзләрен дөрес язмау күзәтелгән.