КФУда Татаристика югары мәктәбе кайсы институтта барлыкка киләчәк?

Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюда Казан федераль университеты ректоры бәян итте.

Gafurov11111

 Г.Тукай исемендәге Татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеген Г.Тукай исемендәге  Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе итеп үзгәртергә, ә Рус һәм чит ил ил телләре филологиясе бүлеген —  Рус һәм чит ил телләре филологиясе югары мәктәбенә. Бу турыдагы карар кичә КФУ ректораты утырышында кабул ителде. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгына  биргән интервьюда Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров бәян итте.

Илшат Гафуров белдергәнчә, ректоратта сәяси-мәдәни белем бирү буенча институтара Кординацион совет булдыру турында карар кабул ителгән. Яңа советка КФУның барлык төп структур бүлекләре вәкилләре керергә тиеш. Координацион совет эше өчен Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, аның директоры, профессор, РФ Президенты каршындагы рус теле буенча Совет президиумы әгъзасы Рәдиф Җамалетдинов җаваплы булачак.

“Кичә ректоратта сәяси-мәдәни белем бирү буенча институтара Кординацион совет булдыру инициативасы белән чыктым. Безнең илдә телләр турында закон бар, Татарстанда да шундый ук закон гамәлдә. Бу законнарны гамәлгә ашыру максатыннан, бу мәсьәләләр белән шөгыльләнергә тиешбез, — дип билгеләп үтте И.Гафуров. – Әгәр КФУның Гыйльми советы бу инициативаны хупласа, без бу әйберләрне бер институтта туплаячакбыз”. Ректор сүзләренчә,  Координацион совет белән җитәкчелек итәргә ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, ТДГПУның элеккеге ректоры, профессор Рәдиф Җамалетдиновка тәкъдим иткән. “Әгәр карар кабул ителсә, безнең бердәм җаваплылык үзәге булачак”, — дип ассызыклады агентлык әңгәмәдәше.

И.Гафуров сүзләренчә, икенче мөһим мәсьәлә —  Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын КФУның татаристика һәм тюркология, шулай ук русистика өлкәсендә бердәм фәнни һәм мәгърифәти үзәк сыйфатында раслау иде.

Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды.