КФУда Татарстанның рекреацион потенциалы картасын төзеделәр

Аны республиканың туристик зоналарын проектлаганда кулланачаклар.

Казан федераль университеты эколог-галимнәре  Татарстан территорияләренең рекреацион җәлеп итү дәрәҗәсен бәяләделәр. Тикшеренүләр «ТР шәһәрләре үсеше институты» фонды өчен быелның апрель-май айларында үткәрелде. Аның кысаларында махсус цифрлы карта булдырылган.

Проектны гамәлгә ашыруда Экология һәм табигатьтән файдалану институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Мария Кожевникова һәм гомуми экология кафедрасы доценты Вадим Прохоров катнашты.

«Рекреацион потенциал — кешеләр өчен җәлеп итүчән  теге яки бу территориягә хас характеристика. Тикшеренү эше табигый, инфраструктура һәм тарихи-мәдәни характеристикаларны исәпкә алган фәнни тикшеренүләр һәм математик ысуллар нигезендә башкарылган. Без төзегән цифрлы картада аларның рекреацион җәлеп итүчәнлеге билгеләнгән. Анализга урман-сулыклар, комлыклар, махсус сакланучы табигать территорияләре, тарих һәм архитектура объектлары турында һәм башка бик күп мәгълүматлар кертелгән иде, — диде Мария Кожевникова.

КФУда күп кенә компонентларны исәпкә алган планлы һәм озакка сузылган экологик тикшеренүләр уздыру һәм саннар рәвешендә мәгълүмат туплау нәтиҗәсендә бу проектны кыска вакыт эчендә башкарырга мөмкин булды.

Анализ территориянең рекреацион потенциалы өчен рельефның тигезсез формалары (калкулыклар, сөзәклекләр, чокырлар, һ.б.), махсус сакланучы территорияләргә якынлыгы һәм тиз барып җитү мөмкинлеге (юллар булу) аеруча мөһим булуын ачыклаган. Аннан соң сулыкларга, утрауларга, барлык типтагы урманнарга һәм тарихи-мәдәни объектларга кадәр ара да мөһим.

«Без Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында рекреацион потенциалы  һәм аларның гомуми мәйданы югары булган участоклар саны буенча лидер — Югары Ослан районы дигән нәтиҗәгә килдек. Шулай ук Кама Тамагы, Яшел Үзән, Биектау, Алабуга, Баулы һәм Бөгелмә районнарында да рекреацион потенциал югары. Бер генә контур буенча булса да югары рекреацион потенциал  һәр районда диярлек бар. Иң түбән рекреацион потенциал Әлки, Аксубай, Әтнә районнарында күзәтелә», — диде М.Кожевникова.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча КФУ галимнәре югары рекреацион потенциаллы районнар җитәкчелегенә җир милекчеләренә һәм рөхсәт ителгән эшчәнлек төрләренә инвентаризация үткәрергә тәкъдим итә. Әлеге кишәрлекләрне бу территорияләрнең рекреацион кыйммәтен киметә торган  төргә керткәндә (мәсәлән, фермалар, логистика үзәкләре төзү һ.б.лар) әлеге карарларны яңадан карау. Бу участокларны туристик объектларны (глэмпинглар, прокат станцияләре һ.б.) үстерү мәйданчыклары өчен броньларга кирәк, дип саныйлар КФУ экологлары.

Шулай ук алынган мәгълүматларны автомобиль юллары төзелешен планлаштырганда,  әлеге территорияләргә бәяләрне формалаштырганда исәпкә алырга кирәк (дәүләт яисә муниципаль милек булган очракта). Моннан тыш потенциаль рекреацион ресурсны районнарны үстерү стратегиясен эшләгәндә  күздә тоту мөһим.

«Рекреацион потенциал — башка ресурслар (су, файдалы казылмалар, балык запаслары, урманнар) кебек үк зур әһәмияткә ия ресурс. Туризмны үстерү өчен әлеге территорияләрнең көчле якларын аңлау мөһим. Бу хаталар ясамас өчен кирәк: мәсәлән, ял итү өчен менә дигән урында карьер төзелергә мөмкин. Шәһәрләрне үстерү стратегиясен дөрес планлаштыру өчен мондый цифрлы карталар бик кирәк. Безнеңчә, ресурслардан оптималь файдаланырга кирәк. Без бу территорияләрне кулланырга планлаштырган экологларны һәм эшкуарларны дуслаштырырга телибез «, — дип йомгаклады КФУ эколог-галиме.

Киләчәктә әлеге эшләнмәләрне республиканың рекреацион зоналарын проектлау өчен кулланырга планлаштыралар.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Экология һәм табигатьтән файдалану институты