КФУда Татьянин день

25 гыйнварда Казан федераль университетында Россия студентлары көненә багышланган чаралар үтәчәк. 

Бәйрәм тантаналарын инде традициягә әверелгән ректорның Татьяналар белән очрашуыннан башланып китәчәк. Алга таба бәйрәм «УНИКС» фойесына күчә, 15.00 сәгатьтән биредә күңел ачу программасы башлана.

16:00 сәгатьтә ректор, студентлар, мөгаллимнәр, университетның иҗади коллективлары һәм шәрәфле кунаклар катнашында бәйрәм концерты булачак.

Бәйрәм концертына билетларны институттагы социаль һәм тәрбия эшчәнлеге буенча директор урынбасарларыннан һәм шулай ук КФУның Студентлар клубыннан («Уникс»ның 202 нче бүлмәсеннән) алырга мөмкин.