КФУда үткән Халыкара конференциядә Халык язучысы Марсель Галиев иҗаты игътибар үзәгендә булды

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында Х Халыкара “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе үтә. Ул һәр елны Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара баглынышлар институтына төрле илләрдән күренекле галимнәрне җыя. 

Быел конференция кысаларында Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев иҗаты аерым игътибар булды. «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә,  КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев үзенең “Мин шулай күрәм” дигән фотокүргәзмәсен тәкъдим итте.

“Марсель Галиевне без шагыйрь, юмор остасы буларак кына белә идек. Ул әле менә дигән татар рәссамы да. Әлеге күргәзмә үзенчәлекле, монда кыргый табигать сурәтләнгән, Марсель абый табигатьне менә шулай күрә”, — дип сөйләде институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Галиевнең “Рух” дип аталган яңа китабы да тәкъдим ителде.

Ул Х Халыкара “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе башланыр алдыннан оештырылды.

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевнең иҗаты, аның “Рух” китабы буенча тикшеренүләр үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Х Халыкара “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе ачылышында хәбәр иткән.

“Без бүген Марсель Галиевнең халкыбызның эчке дөньясы һәм милли мәдәният кыйммәтләрен системага салу юлында беренче тәҗрибәләрдән исәпләнүче “Рух” китабы турында сөйләшә, фикер алыша башлыйбыз. Киләчәктә институтыбызда язучының иҗаты, аның бу китабы буенча зур тикшерүләр оештырырга планлаштырабыз”, — диде ул.

Институт директоры Халыкара туган тел көненә багышланган Х Халыкара “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясенең георграфиясе елдан-ел киңәя, дип белдерде. Быел катнашучылар Удмуртия, Бакшкортстан, Чувашия, Саха (Якутия), Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Төркия һәм Япониядән килгән.

“Конференция 2016 елда “халыкара” статуска күтәрелде, төрки халыкларның теле, мәдәнияте үзенчәлекләрен өйрәнүне максат итеп куйды. Ун ел дәвамында 2200дән артык мәктәп укучысы, урта һәм һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары катнашты”, — диде ул.

Шунысы мөһим: конференциядә катнашучы мәктәп укучыларының илле проценттан артыгы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты булу бәхетенә ирешә, дип сөйләде оештыручылар.

Лингвокультурология өчен һәр сүз номинатив берәмлек кенә түгел, ә халыкның мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре турындагы мәгълүмат сандыгы да. Бу – байлыкны киләчәк буынга тапшыру чарасы да булып тора”, — диде Рәдиф Җамалетдинов.